САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Җитәкчебезне котлыйбыз!

Бүген җәйнең иң матур, иң бәрәкәтле – болын-кырларда җиләк пешә, мәтрүшкәләр өлгерә торган чорында Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Сабирова Альбина Әшрафулловнаның туган көне. 

Хөрмәтле Альбина Әшрафулловна! Сезне чын күңелдән истәлекле бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Шактый еллар эшләү дәверендә Сез үзегезне таләпчән җитәкче итеп таныттыгыз. Газетаны укучылар өчен тагы да кызыклырак итү, аның укучыларын, сайтның кулланучыларын арттыру өчен, зур көч куясыз, яңадан-яңа идеяләрне тормышка ашырасыз. Сезгә киләчәктә дә иҗат уңышлары, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле озын гомер телибез. Якыннарыгызның игелекләрен күреп, тормышның һәр мизгеленнән олы ямь табып яшәргә насыйп булсын, барлык хыялларыгыз чынга ашсын. 
Күңелегездән якты кояш назы, 
Бәхет нуры һич тә китмәсен. 
Шат елмаеп каршы алыгыз Сез 
Гомерегезнең һәрбер иртәсен. 
Өмет йолдызыгыз балкып янсын, 
Ерак йөрсен Сездән сагышлар. 
Мулдан булсын Сезнең өлешкә 
Язмыш язган бәхет, шатлыклар. 
Ихтирам белән: Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев