САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Дими Тарлау авылыннан Сахапова Гөлмәрьям Хафиз кызына - 95

Дими Тарлау авылында гомер кичерүче Сахапова Гөлмәрьям Хафиз кызына бүген 95 яшь тулды.

Аны юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев килде. Ул ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Петровка Завод  авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Шәехов та юбилярга иң изге теләкләрен ирештерде.

Гөлмәрьям апа тумышы белән Югары Әхмәт авылыннан. Дими Тарлау авылы  егете, бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, районның мөхтәрәм укытучыларының берсе - Мирсәет Сахапов белән яшьли барышып, озак еллар дус, тату гомер кичерәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Гөлмәрьям апа колхозда, кая кушсалар, шунда - төрле эшләрдә эшли. 48 ел буена сукырайган әнисен сабый бала карагандай тәрбияли. “Әниебез бик сабыр, тырыш булды. Күзләре начар күреп, колаклары бик үк ишетеп бетермәсә дә, шөкер, үз-үзен йөртә, зиһене яхшы”, - диләр кызлары. Бүгенге көндә Гөлмәрьям апа кызы Сәрия тәрбиясендә яши. Балалары әледән-әле кайтып, хәлен белеп торалар. 7 оныгы, 6 оныкчыгы да әбиләре янында еш кунак. Ветеран хакындагы тулы язма – газетабызның алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев