САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Балтамак авылында яшәүче Мөзәккирә апа Исламовага 90 яшь тулды

Балтамак авылында яшәүче Мөзәккирә Шәймөхәммәт кызы Исламовага бүген 90 яшь тулды. 

Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Галимова, Рангазар авыл җирлеге башлыгы Гомәр Бариев, балалары, оныклары тәбрикләделәр. Гөлнара Әзһәт кызы юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Гомәр Бари улы Мөзәккирә апага, Рамазан аенда пакълек билгесе итеп, ак яулык япты. Балалары, оныклары җылы тәбрик сүзләренә күмделәр. 
1951 елның 24 октябрендә Рангазар кызы Балтамакка килен булып төшә. Тормыш иптәше Тахир абый белән 56 ел тату, авылда үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 8 онык, 9 оныкчыгы бар. Кызганыч, гаилә башлыгының вафатына быел ике ел тула. Мөзәккирә апа Яр Чаллы шәһәрендә улы Рәсим, килене Сәрия тәрбиясендә яши. Җәйләрен гомер иткән авылына кунакка кайта, аның саф һавасын сулап, чишмә суларын эчеп, көч-куәт туплый. 
Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев