САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәрит Хөснуллин Республика көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

1990 елның 30 августы республикабыз үсешенең яңа юнәлешен билгеләгән мөһим вакыйга булып тарихка керде.

Республика көне Татарстанның икътисад һәм социаль  өлкәләрендә ирешкән зур казанышларын, иҗтимагый үсештәге үзгәрешләрен, халкыбыз тормышының яңа дәрәҗәсен һәм яшәү рәвешен чагылдыра.

Татарстан Республикасында Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүенә 31 ел вакыт узды. Шушы дәвер эчендә Татарстан киләчәккә омтылучы алдынгы республика буларак дөньяга танылды. Без ил белән бергә хокукый демократик дәүләт шартларында яшәргә өйрәндек, яңа тормыш темпларына күнектек. Шунысы аеруча әһәмиятле: республикада яшәүче халыкларның тынычлыкка, татулыкка омтылышы саклап калынды. Сәяси һәм иҗтимагый стабильлек, төрле милләт һәм конфессияләр арасында үзара дуслык - республикабызның суверенитет юлында иң зур казанышыдыр.

Республика уңышлары безнең район тормышында да чагылыш таба. Яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, универсаль спорт мәйданчыклары, авыл клублары, торак йортлар, балалар бакчалары төзелүе – моның ачык мисаллары. Ел саен социаль объектларга, күп катлы йортларга ремонт үткәрелә, ишегаллары, юллар, ял итү урыннары төзекләндерелә. Мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендә барлык шартлар тудырыла, уңышларыбыз да куандыра.

Татарстаныбызның тотрыклы үсешенә, халыкларның борынгы гореф-гадәтләрне кадерләп саклауларына республика җитәкчелегенең зирәк һәм төгәл уйланылган сәясәте нәтиҗәсендә ирешелә.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да чын күңелдән күпмилләтле Татарстан халкының уртак бәйрәменә әверелгән Республика көне белән тәбрик итәм. Тормышыгызда муллык, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар, илебезгә тынычлык, иминлек телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев