САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Газета чыгарып карыйсызмы?

Хөрмәтле газета укучылар! Алдан хәбәр иткәнебезчә, быел безнең зур юбилеебыз – “Сарман” газетасының 90 еллыгы.

Шул уңайдан, без газета укучыларыбыз арасында “Сарман” газетасының бер саны” дигән стена газеталары конкурсы игълан итәбез. Сез “Сарман” газетасының бер санын ничек күз алдына китерәсез, анда ниндирәк эчтәлекле язмалар күрергә теләр идегез? Шуларны газета битенә салсагыз иде. Конкурста мәктәп укучылары, оешмалар, аерым кешеләр, коллективлар катнаша алалар. Эшләрне sarmangazetam11@mail.ru электрон почтасына сала яки редакциягә китереп бирә аласыз. Конкурска йомгак газетаның юбилеена багышланган тантанада ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев