САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Югалган кызның мәетен суыткычтан тапканнар

Хокук саклау органнары Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә берничә көн элек югалган җиде яшьлек кызның мәетен урамдагы иске суыткычтан тапкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе хәбәр итә.

“Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз бала уйнаганда суыткычка кереп качкан һәм аннан чыга алмаган. Тикшерү башка вариантларны да карый”, — диелгән ведомство хәбәрендә.

Бала тәнендә үтерү билгеләре табылмаган. Нәтиҗәне суд-медицина экспертизасы ясаячак.

  • Җиде яшьлек кыз бала 29 майда көндез уйнарга чыгып китә һәм кайтмый. Кич белән кызны әтисе эзли башлаган. Тапмагач, төнгә каршы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Кыз баланы берничә көн дәвамында эзләгәннәр.
  • http://tatar-inform.tatar/news/2018/06/03/165222/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев