САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Район халкы Ләйлә Биктимерова белән хушлашты 

Кеше гомере – бер мизгел генә, күз ачып йомганчы, төрле борылышлар ала да куя.

Әле генә якты дөньяга аваз салып, яши генә башлыйсың... Тәкъдирләргә күпме гомерләр язылса, шул насыйп була шул. Кичә Сарман-Яр Чаллы юлында һәлакәткә очрап, райондашыбыз Ләйлә Тәлгать кызы Биктимерова һәлак булды. Бүген район халкы 40 яшьлек ханым белән хушлашты. Җеназага килгән халык саныннан кешегә карата хөрмәт тә билгеләнә. Әнисе Бәрия апаның, ике сабыйның, туганнарының тирән кайгысын уртаклашырга яше дә, карты да килгән иде. Ләйлә райондашларына карата игътибарлы иде, матурлык салонында хезмәт күрсәтеп, башкаларга бары яхшылык кылып кына яшәде, вакыт белән дә исәпләшмичә, ярдәм итте. Якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, үзенең урыннары оҗмахта булсын.

Фотосүрәте шәхси битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев