САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында килеп чыккан авариядә чит ил автомобиле юл билгесен аударган

Авария нәтиҗәсендә «Хендэ» шоферын авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Әлмәт районында килеп чыккан авариядә чит ил автомобиле юл билгесен аударган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә 112 бердәм номерына Яңа Кәшер авылы янында җитди юл һәлакәте булуы хакында хәбәр килгән. Әлмәт – Җәлил трассасының 18нче чакрымында «Хендэ Солярис» һәм «Лада Калина» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешкән. Нәтиҗәдә, чит ил машинасы трассадан чыгып, юл билгесен аударган, Россия автомобиленә дә җитди зыян килгән. «Хендэ» шоферын авыр хәлдә Әлмәт медсанчастенә озатканнар. «Лада» автомобилендәге дүрт пассажирның берсе дә зыян күрмәгән.

Яңа Кәшер авылы янгын сүндерүчеләре, двигательгә ут капмасын өчен, ике машинаның да аккумуляторларын өзгән. 

Реклама

https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/25/166603/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X