САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда исерек хәлдәге машина йөртүче күпергә һәм тагын берничә автомобильгә бәрелгән

Чит ил машинасының двигателе төшкән.

Чаллыда «Шевроле» машинасының исерек хәлдәге йөртүчесе башта – күпергә, аннары тагын берничә автомобильгә килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Авария узган шимбәдә М7 трассасының 1048нче чакрымында – Сарман тракты борылышы каршында булган.

 

Чит ил машинасының двигателе чыгып төшкән. Шулай ук 14нче модель «Лада» һәм «Грейт вол» автомобильләренә дә зыян килгән.

55нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре «Шевроле»дан шоферны чыгарып, табибларга тапшырган. Төрле җәрәхәтләр алган ир-атны хастаханәгә озатканнар. 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев