САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Гайнемөхәммәт улы Маликов вафат 

Яңа Имән авылында яшәгән хөрмәтле ветераныбыз Касыйм абый Маликовның бүген йөрәге тибүдән туктады.


Тормышта күпне күргән, сугыш михнәтләрен дә, ачлык елларын да үз җилкәсендә татыган ветеран тыныч вакытта хезмәттә дә сынатмый. Җаваплы эшләрдә үзенә йөкләнгән вазифаны намуслы башкара. “Кеше малына кызыкмадым, эшемне яратым башкардым, Аллага шөкер”, - ди иде Касыйм абый, горурланып та, сөенеп тә. 
90 яшьлек юбилее белән котларга баргач та, ул кунакларны капка төбеннән үк яшьләрчә җитезлек, күңел көрлеге белән каршы алган иде. Быел 9 май – Бөек Җиңү бәйрәмендә дә шат күңелле булды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин күкрәгенә “Фидакарь хезмәт өчен” медален беркеткәндә дә, аның йөзендә горурлык хисе балкыды. Аңа 92 яшь иде. Авыр туфрагың җиңел булсын, хөрмәтле Касыйм абый. Сезнең якты истәлегегез күңелләрдә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев