САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уңайлы Сарман өчен тавыш бирик

“Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында төзекләндерү объектын сайлау буенча “Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре” порталында һәм дәүләт хезмәтләренең мобиль кушымтасында онлайн тавыш бирү бара. Ул 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

Онлайн тавыш бирүгә берничә мөһим мәсьәлә кертелгән. Беренчесе – 2022 елга төзекләндерү объектларын сайлау. Иң күп тавыш җыючы парклар федераль проектка кертеләчәкләр. Икенчесе – 2022 елга “Безнең ишегалды” программасына ишек алларын сайлау. Программага иң беренче итеп кайсы ишегалларын кертергә кирәклеген дә күрсәтергә мөмкин. Өченчесе – башкаладагы Казансу елгасының үсеш стратегиясе өстенлекләре һәм биш паркны (“Манзара”, “Спортивный”, “Сады у Казанки”, “Русско-Немецкая Швейцария”, “Савиновский) проектлаштыру турында тавыш бирү-сорау. Республика халкының, шул исәптән, сарманлыларның архитекторларга үз тәкъдимнәрен җиткерү мөмкинлеге бар. Безнең район буенча тавыш бирү өчен 4 парк билгеләнде: Җәлил поселогында - “ТАССРның 100 еллыгы паркы”ның икенче чираты; шушы ук поселокта “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең 50 еллыгы” һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары парклары; Сарманда - Ленин урамындагы Ял паркы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев