САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Су коенырга вакыт җиттеме

Республикада 1 июньнән коену сезоны ачыла. Шул уңайдан куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү шарт.

Узган ялларда инстаграм һәм башка социаль челтәрләрдә дустанышлар арасында: «Су коену сезонын ачтык”, - дип, постлар куючылар булгалады. Әйе, һава температурасының чамадан тыш югары булуы сәбәпле, кояш кыздыра, нәкъ менә су коенып,  кояшта гына кызынып яту теләге уяна. 
- Май кояшы көйдерсә дә, әле сулыклар җылынып бетмәгән. Салкын суга сикергән кешенең кинәт хәле авыраерга, тын юлларына зыян килергә мөмкин. 
Мондый очракларда ул хәтта үзенә ярдәмгә дәшәргә сәләтсезгә әверелә, тавышы юкка чыга. Ахыры аянычлы: үлем белән дә тәмамлануы ихтимал. Ярый да вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтергә өлгерсәләр, - дип хәбәр итәләр белгечләр.  
Республикада 1 июньнән су коену сезоны башлана. Сулыкларга барыр алдыннан, иң беренче чиратта, шәхси иминлек хакында уйланырга кирәк. Таныш түгел җирдә коенырга туры килгәндә, кинәт суга сикерү катгый тыела. Елга, диңгез төбендә җәрәхәтләнүгә сәбәп булырдый нәрсәләргә, чоңгылларга туры килергә мөмкин. Бигрәк тә алкоголь, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә суга керү аеруча куркыныч. Исерек кеше үз-үзен контрольләми, белештерми, аны көзән җыеру ихтималы зуррак. Ә рөхсәт ителгән урыннарда су коенырга туры килгәндә, аерым кагыйдәләрне үтәү шарт. Саклык чаралары күрү беркемгә дә зыянга булмас. Белгечләр фикеренчә, такталарда, бүрәнәләрдә йөзү, моторлы, ишкәкле көймәләр һәм башка төрле йөзү җайланмалары янына якын килү, алардан сикерү тыела. Спорт уеннары өчен яраклаштырылмаган сулыкларда чумып ала, сикерә торган уеннар үткәрергә, ялган тревога сигналлары бирү белән дә шаярырга ярамый. Көчле дулкыннар, җил-давыл вакытында аеруча сак булырга кирәк. Су астында йөзү дә гомерне куркыныч астына куя. Болганчык су, төрле үсемлекләр – шулай ук тормыш иминлегенә зыян салучы факторлар.    Аеруча балаларга игътибарлы булу таләп ителә. Һичкайчан аларны күз уңыннан югалтырга ярамый. Бәлаказаларны кисәтү максатларында, балаларны йөзәргә һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү дә комачауламас. Озак вакыт суда булу да сәламәтлеккә бик зыянлы. Су температурасы + 18 градус булганда, 6-8 минут коену рөхсәт ителә, + 20 градуста - 10-12 минут, +20дән югары булганда, 15 минутка кадәр йөзәргә мөмкин. 

Бу хакта тулысынча  " Сарман" газетасының 2021 ел. 21 май саныннан укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев