Синоптиклар сарманлыларга  шторм турында кисәтә
Хәбәрләр

Синоптиклар сарманлыларга  шторм турында кисәтә

Республика территориясендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә.

 

Татарстанда көчле давыл көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

 

3 июльдә кичен һәм 4 июльдә республика территориясендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Моннан тыш, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 

Фото:https://pixabay.com


Нет комментариев