САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман ягы язучыларга бай

Һәр елның 3 мартында Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Аның тулы атамасы – Язучы өчен Бөтендөнья тынычлык көне.

Бу датага 1986 елда ПЕН-клуб дип исемләнгән оешма нигез сала. Әлеге оешманы татарчага тәрҗемә итсәң, «Шагыйрьләр, очерк язучылар һәм роман язучылар клубы» дияргә була. Шунысы кызыклы, «pen» инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, – каләм дигәнне аңлата.

Безнең районда бу бәйрәмне тагын кемнәр тулы хокук белән, «безнеке», дип әйтә алалар соң? Сер түгел, Сарман ягы шагыйрь-язучыларга бик бай. Дамир Гарифуллин, Әшрафулла Зарипов, Айсылу Кәлимуллина, Гафифә Гаффарова, Рәфкать Кәрами, Вәсимә Хәйруллина, Рухия Ахунҗанова, Фәрит Яхин, Диләрә Зөбәерова, Әзһәр Габиди, Нияз Акмал, Аяз Гыйляҗев, Клара Булатова, Мәдинә Маликова, Марсель Зарипов, Гөлшат Зәйнәшева... Бу исемнәрнең бер-икесен булса да ишетмәгән кешеләр юк дип уйлыйм. Исемлектәге соңгы биш якташыбыз – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясы лауреатлары да әле.

Югарыда санап үткән райондашларыбыз Бөтендөнья язучылар көнен билгеләп үтәргә тулы хокукка ия. Аларның язмаларын сезнең «Сарман» газетасыннан да укыганыгыз бар, бик күп китаплары да басылып чыкты. Шагыйрь, язучы якташларыбыз хөрмәтенә һәм истәлегенә төрле чаралар да даими рәвештә үткәрелеп тора. Әйе, аларның бөтенесе дә бүгенге көнгә исән түгел инде, тик аларның истәлеге язмаларында мәңге яши...

Автор: Илназ Сираев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев