САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәүҗияк авыл җирлегендә халык җыены узды

.


Бүген район авыл җирлекләрендә 2021 ел нәтиҗәләре буенча отчет җыелышлары башланды.
Кәүҗияк авыл җирлегендә үткән халык җыенын җирлек башлыгы Фиргат Хөснетдинов алып барды. Ул 2021 елда башкарылган эшләр һәм 2022 елга булган бурычлар турында сөйләде.«Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк комплексы начальнигы Илфак Нуриәхмәтов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок уполномоченные Ләззәт Хәсәнов криминоген хәл белән таныштырдылар. Авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова да үзенә җаваплы өлкә эшчәнлегенә тукталды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды. Җыен барышында эшчәнлекләрендә алдынгылык күрсәткән өчен һәм юбилейлары уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр дә булды.
Җыелышта, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнаштылар. Татарстанда Цифрлаштыру елы уңаеннан күргәзмә дә булдырылды. 
Тулырак язманы район газетасының 21 январь саныннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт