САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарман урта мәктәбе укучылары юл хәрәкәте билгеләрен яхшы беләләр 

Өлкәннәр, әти-әниләр, укытучыларның бурычы – балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү.

 Шул максаттан Сарман урта мәктәбендә ел буена иминлек кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган күп чаралар үткәрелә: тәрбия сәгатьләре, викторина, бәйгеләр, эстафеталар, рәсем конкурслары... Балалар бу бәйгеләрдә төрле уеннар, башваткычлар, ярышлар аша юл әлифбасын өйрәнәләр. 
Бу эш җәй көне дә дәвам итә. “Салават күпере” мәктәп яны җәйге лагерендә бер көн “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”девизы астында үтте. Безгә кунакка “Юл хәрәкте иминлеге” дәүләт учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең район бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдикова килде. Ул биш команда арасында “Тапкырлар викторинасы” үткәрде. Балалар юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен табышмаклар, башваткычлар, пазллар җыю, җырлар, шигырьләр аша күрсәттеләр. Бу бәйгене ЮХИДИ хезмәткәре үткәрү балаларга тагын да зуррак җаваплылык өстәде, ләкин алар сынатмадылар, үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр. 
Лагерьнең “Светофор” агитбригадасы да эчтәлекле чыгыш ясады. 
Алсу Ситдикова юл билгеләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен белү, аларны төгәл үтәүнең әһәмияте турында сөйләде, гыйбрәтле саннар китерде, юлда һәрвакыт сак һәм уяу булырга өндәде, укучыларга очрашу истәлеге итеп бүләкләр тапшырды. 
Без, Сарман урта мәктәбе коллективы, алар белән яңа очрашулар көтеп калабыз. 

Люзия Хаҗиева, Сарман урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X