САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда узган "Тоннель" профилактик чарасының нәтиҗәләре билгеле

28 июньдә 06.45 сәг. – 08.00 сәг. кадәр вакыт эчендә Сарманда Советская урамының 33 һәм 2А номерлы йортлары янында «Тоннель» профилактик чарасы уздырылды.

 

 Аның максаты спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау иде. Профилактик чара барышында барлыгы 31 транспорт чарасы туктатып тикшерелде, 7 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Аларның 1 – куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 2 укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүче, 1 – иминият страховкасыннан башка йөрүче. Кагыйдә бозучыларның барысына да административ беркетмәләр төзелде.

Алдагы төндә сәг.02.00 дә ЮХИДИ инспекторы тарафыннан Сарманда исерек килеш автотранспорт белән йөрүче тоткарланды.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев