САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Мәетләр рухына нинди дога кылырга?

Иң мөһиме — бу гамәлләрне ихластан, Аллаһ кабул итсен дип кылырга кирәк.

Мәетләрне атнакич искә алырга кушалар, ни өчен нәкъ менә пәнҗешәмбе дога кылу кирәк? Нинди догалар укырга була? 

 

“Дин Ислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт ИБАТУЛЛИН: 

— Халкыбызда атнакич мәетләргә дога кылу, Коръән укып багышлау, сәдака бирү гореф-гадәте бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләре буенча, атнакич әрвахлар ахирәт дөньясында җыела һәм фаный дөньядагылардан “күчтәнәч”, “бүләк” көтә. Берәү мәрхүм ата-анасы, туганы, якыны, баласы рухына багышлап дога кылса, ул әрвахларга ризык булып барыр, атнакич аларга өләшенер. Әрвахлар бу бүләккә сөенер, Аллаһның рәхмәте белән рухлары шат булыр. Әби-бабаларыбыз да, атнакич дога кыл, хәер-сәдака бир, ди. 

 

Мәетләр рухын сөендерер өчен нәрсә эшли алабыз соң? Беренчедән, чын күңелдән үз сүзләрең белән мәеткә кирәкле нигъмәтләрне Аллаһтан сорарга була. Әйтик, йә, Раббым, мәрхүм әтиемнең (әниемнең), туганымның белеп һәм белми кылган гөнаһларын кичер, ахирәт тормышын җиңеләйт, рухларын шат кыл, кыямәт көнендә җиңеллек бир, игелекләрен кабул ит. Тар каберләрен киң, нурлы кыл, дип татарча дога укырга була. Бу — иң кимендә эшләргә мөмкин булган гамәл. Әрвахлар рухына Коръән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә булган, галимнәр, изгеләр кылган догаларны укый алабыз. 

 

Иң беренче чиратта ул — Ибраһим (г.с.) нең догасы. “Йә, Раббым, шушы хисап көнендә ата-анамны кичер, барча мөселман-мөэминнәрне ярлыка” дигән мәгънәне белдерә. Гомумән, нинди рәвештә булдыра алабыз, шулай эшләргә кирәк. 

 

Икенчесе, Коръән укып, аны багышлый алабыз. “Аятел-көрси”, “Ихлас”, “Кәүсәр”, “Йәсин”, “Тәбарәк”не белсәк, тагын да яхшырак. Аллаһның рәхмәте киң. Кыска сүрә булсынмы, озынмы, эш анда түгел, Аллаһ әҗер-савапны бирүче. 

 

Өченчесе, хәер-сәдака биреп, изгелек кылып, әҗерен әрвахның рухына багышлый алабыз. Берәр игелек кылсаң, йә, Раббым, шушы эшемнең әҗерен әтиемә, әниемә, барча мөселманнарга кабул ит, дип дога укыйбыз. Иң мөһиме — бу гамәлләрне ихластан, Аллаһ кабул итсен дип кылырга кирәк. 

 

МӘЕТЛӘРГӘ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА: 

1. “Ибраһим” сүрәсе, 41 нче аять. 

2. “Аллаһүммәгъфир лилмуъминиинә вәл муьминәт лилмүслиминә вәл мүслимәт әләхьйә минһүм вәл әмүәт”. 

Мәгънәсе: “Барча мөэминнәрне һәм мөслим бәндәләрне исәннәрен дә, әрвахларны да кичер”. 

Мәетләргә дога кылганда, бу аятьләр белән генә чикләнергә дигән сүз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев