24 апрель 2015 яңалыклары
-
Дүсем кызы Лина Хәсәншина Тукай турында шигырьләр язган
Бүген "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" шигырь бәйрәме үткәргән иде. Без сезгә Дүсемнән Лина Хәсәншинаның шигырьләрен тәкъдип итәбез. Сезнең дә шигырьләрегезне сайтта күрәсегез килсә, sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Тукай абый! Тукай абый, синең каләмеңне Кулларыма килә аласым, Шул каләмең белән еллар буе Гел туктамый килә язасым. Синең каләмең язган бик тә...
-
Сарманда Чернобыльчеләр очраштылар
Бүген "Сарман" ресторанында Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар белән очрашу үткәрелде. Аларны һәм аларның якыннарын район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде, моннан 29 ел элек булган Чернобыль авариясенең кешелек дөньясы өчен зур фаҗига булганлыгын билгеләп үтте, чернобыльчеләргә, аларның якыннарына сәламәтлек, иминлек, фаҗигаләрнең башка кабатланмавын теләде. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман...
-
"Сарман" газетасы редакциясе шигырь язучы балаларны җыйды
Бүген, 24 апрель көнне, "Сарман" кинотеатрында "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" район мәктәпләре, балалар бакчаларының шигырь язучы балалары белән очрашу үткәрде. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә, Туган тел көненә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, шулай ук "Язгы игелеклелек атнасы"на багышланды. Очрашуны "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директоры-баш мөхәррир Альбина Сабирова алып барды. Балалар...
-
Сарманлылар һава торышының кискен бозылуына әзер булырга тиешләр
Бүген Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән, 1-3 сәгать дәвамында, көн ахырына кадәр һәм кич белән көньяк-көнбатыш, көнбатыә җилнең уртача тизлеге секундына 15-25 метрга җитәчәк. Шул сәбәпле электр белән тәэмин итү һәм элемтә өлкәләрендә аварияләр булуы мөмкин, юл-транспорт һәлакәтләре ихтималы бар. Яхшылап ныгытылмаган җайланмаларны җил алып ату куркынычы бар. Сак булыгыз!
-
Районда "соры базар"ны кыскарту буенча актив эш алып барыла
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында "соры базар"га кагылышлы мәсьәләләр буенча чираттагы киңәшмә узды. Ул видеоконференция режимында үткәрелде. Анда "соры базар" кыскартылырга тиешлеге турында ассызыкланды, бу сорау буенча актив эшләүче һәм артта калган районнар аталды.
-
Ләшәү Тамакта "Мәрхәмәтле сүзләр көне" билгеләп үтелде
"Язгы игелек атнасы" планында 23 нче апрель - "Мәрхәмәтле сүзләр көне" буларак билгеләп үтелде. Бу көнне Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары "Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң йөрәк, мәрхәмәтле сүзләр, изге сүзләр - шатлык кирәк" дип аталган дәрес-кичәдә катнаштылар. Соңыннан үзләренең фикерләрен инша итеп яздылар.