Уку елы алдыннан Дәүләт автоинспекциясе юл кагыйдәләрен искәртте
Яңа уку елы җитү сәбәпле, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин республика халкына мөрәҗәгать итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте.