Районда алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр
Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең терлекчелек буенча консультанты Рәмилә Моратова, ферма-комплексларда булып, агымдагы елның апрель ае нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, лаборантларга, ясалма орлыкландыру технологларына акчалата сертификатлар тапшырдылар, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.