САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Татарстанда “Игътибар – балалар!” профилактик операциясенә старт бирелде

Анализдан күренгәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларының өчтән бер өлеше җәй айларына туры килә.

Балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, 17 майдан алып 3 июньгә кадәр Республикада “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы үткәрелә.
Искәртеп үтәбез: 2021 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 124 юл-транспорт вакыйгасы булды. Аларда 6 баланың гомере өзелде, 128 бала төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алды. Бу 2019 елның шул чорындагыдан шактый артык.
Анализдан күренгәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларының өчтән бер өлеше җәй айларына туры килә. “Игътибар – балалар!” профилактик операциясе кысаларында Дәүләт автоинспекциясе балаларны йөртү, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәве, балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына аеруча игътибарлы булачак. Чара барышында яктылык кайтаручы элементларны пропагандалау, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында балаларның юлларда имин йөрү күнекмәләрен булдыруга юнәлтелгән ата-аналар җыелышлары үткәрү, сәламәтләндерү лагерьларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытуга багышланган конкурс һәм викториналар үткәрү дә планлаштырыла.
Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Әти-әниләр балаларының иминлеген тәэмин итүгә җаваплы карарга тиешләр. Аларны куркыныч янаучы урыннарда, юл кырыйларында ялгыз калдырмагыз. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, 7 яшьтән кечкенә балалар конструкцияләрендә куркынычсызлык каешлары яки куркынычсызлык каешлары һәм тоткыч җайланмалар каралган җиңел һәм йөк машиналары кабинасында буйлары һәм авырлыкларына туры килә торган тоткыч җайланмалар ярдәмендә йөртелергә тиешләр. Дәүләт автоинспекциясе балаларны 7 яшьләре тулгач та тоткыч җайланмалар ярдәмендә йөртергә тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев