САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман урамнары буйлап «Атлап баручы автобус» үтте +ВИДЕО

Бүген район үзәгендә «Атлап баручы автобус» дип исемләнгән профилактик акция оештырылды.

Район ЮХИДИ һәм Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәләре хезмәткәрләреннән тыш чарада «Ләйсән» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр дә катнаштылар.

Акциядә катнашучылар безне – «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге»н дә игътибардан читтә калдырмадылар. Балалар безгә белешмәләр тараттылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, район газетасы турында кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Аларга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдикова, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре Фәнис Әхәтов, тәрбиячеләре ярдәм иттеләр.
- Кызыл утка туктап кал, сарыга әзерлән, яшел янгач, юлга чыгарга ярый, - диделәр балалар.
Мәктәпкә әзерлек төркеме буларак, алар чыгарылыш кичәсенә әзерләгән җырларын да җырладылар.

Илназ Сираев

 

Фотолар һәм видеолар авторы - Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев