Ни өчен Казанның 162нчы санлы балалар бакчасында ата-аналар савыт-сабалар юа, урыннарны җыештыра? Урамнан кергән, бернинди медицина тикшерүләре узмаган кеше балаларны тәрбияләүдә катнаша аламы? Мәгариф идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу турыда нәрсә уйлый? «Татар-информ» бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты.