27 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Сарысаз-Тәкермәндә язлар кабатланды
Сарысаз-Тәкермән мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан "Көзләрдә дә язлар кабатлана" дигән бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә элеккеге гореф-гадәтләр сәхнәләштерелде. Онытылган җырлы- биюле уеннар залда утыручыларны яшьлекләренә алып кайтты.Катнашучыларны кат-кат алкышладылар.
-
Яхшыбайда Әниләр көненә багышланган бәйрәм үтте
26 ноябрьдә Яхшыбай авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Ябарсыңмы, әнием, шәлеңне?" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Тамашачылар концерт номерлары, скетч карадылар, гармунга кушылып, бергәләп җырладылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Ахырда дискотека оештырылды. Барысы да бәйрәмнән канәгать булып таралыштылар.
-
5000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелүче акчаларны түләү турында канун имзаланды
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин пенсионерларга бер тапкыр бирелүче 5000 сум күләмендәге акчаларны түләү турындагы Федераль канунны имзалады. Акчалата түләүләр 2017 елның гыйнвар аенда Россия Федерациясе территориясендә даими рәвештә яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә пенсия алучы гражданнарга каралган. Пенсия фонды әлеге акчаларны идарәләрдә булган документлар нигезендә түләү сәбәпле, гражданнарга...
-
“Лилия” кечкенәләре Әниләр көнен әниләре белән бәйрәм иттеләр
Район үзәгендәге «Лилия» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әниләр көне уңаеннан уздырылган «Әнием, кадерлем» дип исемләнгән бәйрәм иртәсенә әниләре белән килделәр. Балалар әниләренә багышлап иң матур җырларын, иң матур шигырьләрен һәм иң матур биюләрен башкардылар, үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
“Ләйсән” балалары кошларны яраталар
Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигать безне туендыра, рухландыра, яшәү өчен дәрт бирә, көч-куәт өсти, матурлата, илһамландыра. Ләкин шул ук вакытта ул безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без табигатьне күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез. Район үзәгендәге "Ләйсән" балалар бакчасында бу уңайдан...
-
Иске Имәндә әниләрне хөрмәтләделәр
Иске Имән авылы клубында Әниләр көненә карата "Иң-иң кадерлеләребез!" дигән кичә үтте. Әниләребезне хөрмәтләп, матур шигырьләр яңгырады, җыр һәм биюләр башкарылды. Әниләребез үзләре дә яшьлек чоры җырларын, шаян биюләрен бүләк иттеләр. Кичә күмәкләшеп "Җырлыйм әнием турында" җырын башкару белән тәмамланды.
-
Фәрит Хөснуллин барлык әниләрне Әниләр көне белән котлый
"Җиргә - матурлыкны, илгә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!" Җырларда да юкка гына болай җырланмый. Бары тик аналарга гына гомер бүләк итә алу кебек искитмәле табигать бүләге бирелгән. Тормышта кем һәм нинди булуыбыз белән дә без әниләребезгә бурычлы. Алар булган җирдә һәрчак җылы һәм шатлыклы халәт хөкем сөрә. Бүген без...