САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Хөснуллин барлык әниләрне Әниләр көне белән котлый

"Җиргә - матурлыкны, илгә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!" Җырларда да юкка гына болай җырланмый. Бары тик аналарга гына гомер бүләк итә алу кебек искитмәле табигать бүләге бирелгән. Тормышта кем һәм нинди булуыбыз белән дә без әниләребезгә бурычлы. Алар булган җирдә һәрчак җылы һәм шатлыклы халәт хөкем сөрә. Бүген без...

"Җиргә - матурлыкны, илгә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!" Җырларда да юкка гына болай җырланмый. Бары тик аналарга гына гомер бүләк итә алу кебек искитмәле табигать бүләге бирелгән. Тормышта кем һәм нинди булуыбыз белән дә без әниләребезгә бурычлы. Алар булган җирдә һәрчак җылы һәм шатлыклы халәт хөкем сөрә.

Бүген без искиткеч, күңел кылларына кагыла торган, үзенчәлекле бәйрәм - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Кадерле әниләр, әбиләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Бу көнне сезнең хөрмәткә иң җылы сүзләр, матур котлау-теләкләр яңгырасын, кайгы-борчуларыгыз онытылып торсын иде. Бәйрәм генә түгел, ә һәр гадәти көн сезгә бары тик шатлыклар гына китерсен. Якыннарыгызның күңел җылысын, яратуын тоеп яшәгез, сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

Бу көн - ул һәм кызларыгызның сезгә тирән ихтирам һәм ярату хисләрен күрсәтү генә түгел, җәмәгать тормышында башкарган зуур ролегез өчен хөрмәтләнү дә. Тормышыбыз, гаиләдәге иминлек, ирешкән уңышларыбыз өчен без нәкъ менә сезгә бурычлы. Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрегез, аңлавыгыз һәм зирәклегегез өчен сезгә рәхмәт әйтеп, алдыгызда баш иябез. Балаларыгыз һәрвакыт уңышлары белән шатландырып, назга күмеп, кайгыртып яшәсеннәр. Тормышларыгыз имин, күңел күгегез һәрчак аяз булсын!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев