САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

5000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелүче акчаларны түләү турында канун имзаланды

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин пенсионерларга бер тапкыр бирелүче 5000 сум күләмендәге акчаларны түләү турындагы Федераль канунны имзалады. Акчалата түләүләр 2017 елның гыйнвар аенда Россия Федерациясе территориясендә даими рәвештә яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә пенсия алучы гражданнарга каралган. Пенсия фонды әлеге акчаларны идарәләрдә булган документлар нигезендә түләү сәбәпле, гражданнарга...

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин пенсионерларга бер тапкыр бирелүче 5000 сум күләмендәге акчаларны түләү турындагы Федераль канунны имзалады.

Акчалата түләүләр 2017 елның гыйнвар аенда Россия Федерациясе территориясендә даими рәвештә яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә пенсия алучы гражданнарга каралган. Пенсия фонды әлеге акчаларны идарәләрдә булган документлар нигезендә түләү сәбәпле, гражданнарга Пенсия фонды идарәләренә килеп гариза белән мөрәҗәгать итү кирәкми.

Татарстан Республикасы буенча бер тапкыр бирелүче акчалар барысы 1121 меңнән артык (район буенча 11 меңнән артык) эшләүче һәм эшләмәүче, иминият һәм дәүләт пенсияләре алучы пенсионерларга түләнәчәк.

Пенсионер ике пенсия, берсен Пенсия фонды аша, икенчесен көч ведомстволары аша алган очракта (мәсәлән, хәрби пенсионер), бер тапкыр бирелүче акчалар Пенсия фонды аша түләнәчәк.

Реклама

Түләүләр 2017 елның гыйнвар аеның икенче яртысында почта, кредит оешмалары аша аерым график нигезендә түләнәчәк.

2017 елның гыйнвар аенда элеге акчалар түләнми калган очракта (мәсәлән, бер тапкыр түләнүче акчаларны китергән вакытта өйдә булмаган очракта), түләүләр икенче айда пенсия белән бергә ләнәчәк.

2016 елда эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4 % ка индексацияләнгән иде инде. Бер тапкыр бирелүче акчалар бюджетның финанс мөмкинлекләре чикләнгән чорда пенсионерларга куллану товарларына бәя үсүне компенсацияләргә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X