САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ләйсән” балалары кошларны яраталар

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигать безне туендыра, рухландыра, яшәү өчен дәрт бирә, көч-куәт өсти, матурлата, илһамландыра. Ләкин шул ук вакытта ул безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без табигатьне күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез. Район үзәгендәге "Ләйсән" балалар бакчасында бу уңайдан...

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигать безне туендыра, рухландыра, яшәү өчен дәрт бирә, көч-куәт өсти, матурлата, илһамландыра. Ләкин шул ук вакытта ул безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без табигатьне күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез.

Район үзәгендәге "Ләйсән" балалар бакчасында бу уңайдан зур эш алып барыла. "Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен бакчабызда тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора. Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан шушы көннәрдә мәктәпкә әзерлек төркемендә "Кышлаучы кошлар"темасына проект эшчәнлеге үтте. Без атна дәвамында кошлар турында шигырьләр, җырлар, табышмаклар, әкиятләр, тизәйткечләр, мәкаль, әйтемнәр өйрәндек, рәсемнәр ясадык, кызыклы шөгыльләр үткәрдек, кышлаучы кошлар турында белемнәр тупладык. Безнең якта кышлаучы кошларның тормыш-көнкүрешләре белән таныштык. "Кошларга җимлек" акциясе уздырдык. Балалар өйдә әти-әниләре белән берлектә кошларга җимлекләр ясап алып килделәр. Бакчабызда үсеп утыручы агачларга җимлекләрне элеп, кошлар ашханәсе оештырдык. Кошларны даими тукландырып торабыз. Саф һавага чыккач, балалар песнәкләрнең, чыпчыкларның ашаганнарын күзәтергә яраталар.

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, үңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуның өчен иң беренче чиратта табигатьне саклау, яклау үрнәкләрен без - зурлар үзебез күрсәтергә тиеш. Безнең үрнәктә, алган белемнәренә таянып, балалар кече яшьтән табигатьне аңлап һәм яратып үссеннәр иде", - дип язалар "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячеләре Илгизә Зыятдинова һәм Гөлнира Федорова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев