14 апрель 2016 яңалыклары

  • 14 апрель 2016 - 12:36
    Күтәмәледә "Балкыш" фестиваленең сайлап алу туры үтте
    Районда ветераннар (пенсионерлар) арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») республика фестиваленең сайлап алу турлары бара. Районда алар алты зонада - Зур Нөркәй, Рангазар, Күтәмәле, Петровка Завод авылларында, Җәлил поселогында, Сарманда үтә. 14 апрельдә сайлап алу турының бер концерты Күтәмәле мәдәният йортында узды. Анда Күтәмәле, Яңа Имән, Буралы Чишмә, Иске Кәшер, Урта...
    449
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 11:30
    "Тукай, син мәңге яшь!". Саклаубаштан Альфира Габдуллина
    Горурланам бөек Тукай белән Авылым минем тау башында, матур җирдә, Чишмә ага, челтеридер көмеш суы. Кешеләре тырыш, эшчән, көйле халык, Тормышлары җайлы бара, сафтыр уе. Туган телне сөеп яратабыз бу авылда, Аралаша һәммә халык шушы телдә. Бөек Тукай шигырьләрен, әкиятләрен Гәүһәр мирас - тарих аша укып белә. Айрылып китмәдем мин...
    611
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 10:34
    Сармандагы фонтанлы ял паркына исемгә игълан ителгән конкурс ахырына якынлаша
    Исегезгә төшерәбез - Сарман авылында урнашкан фонтанлы ял паркына исемгә конкурс игълан ителгән иде. Хәзер ул ахырына якынлашып килә. Сездән һаман да тәкъдимнәр көтеп калабыз. Аларны "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә 2-40-31, 2-42-33 телефоннары буенча һәм Сарман авыл җирлеге башкарма комитетына 2-43-67 телефоны буенча шалтыратып әйтә аласыз.
    445
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 08:47
    Зур Нөркәй мәктәбендә "Йолдыз киңлекләрендә" дигән уен үткәрелде
    Зур Нөркәй мәктәбендә Космонавтика көне һәр елны зур әзерлек белән уздырыла. Аны физика укытучысы Резидә Мөхәммәтова оештыра. Быел да 7 нче сыйныф укучыларыннан төзелгән 4 команда арасында "Йолдыз киңлекләрендә" дип аталган интеллектуаль уен-ярыш үткәрелде. Уенда укучылар үз белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Ә инде 10 нчы сыйныф укучылары арасыннан сайланган жюри әгъзалары...
    448
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 05:34
    Район терлекчеләре арасында барган ярышның март ае җиңүчеләре бүләкләнде
    Кичә район терлекчеләре арасында барган ярышның март ае җиңүчеләрен бүләкләделәр. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, район буенча селекция-нәсел хезмәте начальнигы Дамира Ханнанова комплексларда, фермаларда булып, терлекчеләр белән очраштылар, алдынгыларга акчалата бүләкләр тапшырдылар. Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.
    1
    0
    0
Реклама