Зур Нөркәй мәктәбендә "Йолдыз киңлекләрендә" дигән уен үткәрелде
Мәгариф

Зур Нөркәй мәктәбендә "Йолдыз киңлекләрендә" дигән уен үткәрелде

Зур Нөркәй мәктәбендә Космонавтика көне һәр елны зур әзерлек белән уздырыла. Аны физика укытучысы Резидә Мөхәммәтова оештыра. Быел да 7 нче сыйныф укучыларыннан төзелгән 4 команда арасында "Йолдыз киңлекләрендә" дип аталган интеллектуаль уен-ярыш үткәрелде. Уенда укучылар үз белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Ә инде 10 нчы сыйныф укучылары арасыннан сайланган жюри әгъзалары...

Зур Нөркәй мәктәбендә Космонавтика көне һәр елны зур әзерлек белән уздырыла. Аны физика укытучысы Резидә Мөхәммәтова оештыра. Быел да 7 нче сыйныф укучыларыннан төзелгән 4 команда арасында "Йолдыз киңлекләрендә" дип аталган интеллектуаль уен-ярыш үткәрелде. Уенда укучылар үз белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Ә инде 10 нчы сыйныф укучылары арасыннан сайланган жюри әгъзалары исәпне бик гадел алып бардылар. Җиңүче команда билгеләнде. Укучылар бу уеннан үзләренә бик күп мәгълумат алдылар. 7 нче сыйныф әйдаманнары башлангыч сыйныф укучылары белән мавыктыргыч чаралар уздырдылар. Юрий Гагаринның тормыш юлын өйрәнделәр, кроссводлар, табышмаклар чиштеләр.


Нет комментариев