САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күтәмәледә "Балкыш" фестиваленең сайлап алу туры үтте

Районда ветераннар (пенсионерлар) арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») республика фестиваленең сайлап алу турлары бара. Районда алар алты зонада - Зур Нөркәй, Рангазар, Күтәмәле, Петровка Завод авылларында, Җәлил поселогында, Сарманда үтә. 14 апрельдә сайлап алу турының бер концерты Күтәмәле мәдәният йортында узды. Анда Күтәмәле, Яңа Имән, Буралы Чишмә, Иске Кәшер, Урта...

Районда ветераннар (пенсионерлар) арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») республика фестиваленең сайлап алу турлары бара. Районда алар алты зонада - Зур Нөркәй, Рангазар, Күтәмәле, Петровка Завод авылларында, Җәлил поселогында, Сарманда үтә.

14 апрельдә сайлап алу турының бер концерты Күтәмәле мәдәният йортында узды. Анда Күтәмәле, Яңа Имән, Буралы Чишмә, Иске Кәшер, Урта Кәшер, Баткак, Яхшыбай, Колмәт, Мортамак, Морбаш, Илексаз авылларының үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннары чыгыш ясадылар. Һәр авыл үзешчәннәре тырышып әзерләнгәннәр: ул киемнәре дисеңме, берсеннән берсе кызыклырак, моңа кадәр күренмәгән чыгышлар дисеңме... Үзгә, оригиналь номерлар күрсәтүчеләр дә булды. Кыскасы, тамашачы рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X