САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Тукай, син мәңге яшь!". Саклаубаштан Альфира Габдуллина

Горурланам бөек Тукай белән Авылым минем тау башында, матур җирдә, Чишмә ага, челтеридер көмеш суы. Кешеләре тырыш, эшчән, көйле халык, Тормышлары җайлы бара, сафтыр уе. Туган телне сөеп яратабыз бу авылда, Аралаша һәммә халык шушы телдә. Бөек Тукай шигырьләрен, әкиятләрен Гәүһәр мирас - тарих аша укып белә. Айрылып китмәдем мин...

Горурланам бөек Тукай белән

Авылым минем тау башында, матур җирдә,

Чишмә ага, челтеридер көмеш суы.

Кешеләре тырыш, эшчән, көйле халык,

Тормышлары җайлы бара, сафтыр уе.

Туган телне сөеп яратабыз бу авылда,

Аралаша һәммә халык шушы телдә.

Бөек Тукай шигырьләрен, әкиятләрен

Гәүһәр мирас - тарих аша укып белә.

Айрылып китмәдем мин туган җирдән,

Китсәм, булыр, дидем, зур җәрәхәт.

Яхшы хәбәр китерәләр яз тамчылар,

Көзен иген уңа, кышкы һава - бигрәк рәхәт.

Бәхетле бала мин - бик күп укыйм,

Һәрчак кулда китап, укыйм иртә, укыйм кичен.

Якты маяк, йолдыз кебек һәрбер сүзе,

Күңел күтәрелә, арта белем көчем.

Сабитка да, сабыйга да әлифба да,

Барча китап җитә безгә - бары укы!

Курыкма син җен-пәридән һәм убырдан,

Бел син, аның юклыгына инан - укы!

Укысаң да, эшләсәң дә тирең түгеп,

Ирешерсең һичшиксез син уңышларга.

Чакырсалар дусларың да бик вакытсыз,

Бирешмә син, укымыйча, кояшларга.

Ялкау маэмай, шаян песи, куркак куян

Начарлыкка өйрәтмәсләр һичбер вакыт.

Карга, чәүкә, карлыгач һәм сандугач та

Үзләренчә сайрар, ачуланыр әгәр тик утырсаң.

Эшең бетсә, күбәләктәй очып йөре,

Кошлар белән сөйләш, ярдәм күрсәт.

Һәр алмага сәлам биреп, алмагачтай

Мул белем ал, ит һәрвакыт син иҗтиһад.

Сабагыңны мәктәптә ал, мәктәптән тыш,

Иярмә син Су анасы куганнарга.

Мактанчыкка, алдакчыга юлың ябык,

Йөзең ачык булсын дус-туганнарга.

Кирәк түгел кинәт баю, кинәт очу,

Эшлик, дуслар, вакытында һәрбер эшне.

Ирешербез уңышка да, бәхеткә дә,

Тигез бүлсәк әгәр уйны-көчне.

Милләтемнең тарихы бай, мәгърифәтле,

Бик бәхетле халык булганбыз без шагыйрь туып.

Тукай яши гомер буе күңелләрдә,

Мәңге яшь һәм горур, бөек шәхес булып.

Альфира Габдуллина, Саклаубаш урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев