11 март 2016 яңалыклары

  • 11 март 2016 - 13:38
    "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Ту­кай, син мәң­ге яшь!" дигән конкурс игълан итә
    Бы­ел­гы ел - юби­лей­лар елы. Алар­ның бер­се - бө­ек ша­гый­ре­без Габ­дул­ла Ту­кай­ның 130 ел­лы­гы. Бу уңай­дан без га­зе­та уку­чы­лар ара­сын­да «Ту­кай, син мәң­ге яшь!» дип исем­лән­гән ши­гырь­ләр кон­кур­сы уз­ды­рыр­га бул­дык. Сез­дән ша­гыйрь­гә атап үзе­гез яз­ган ши­гырь­ләр­не кө­тә­без, ка­дер­ле дус­лар! Ра­йон га­зе­та­сы­ның 85 ел­лы­гы уңа­ен­нан игъ­лан ител­гән кон­курс­ка да кул эш­лән­мә­лә­ре­гез­не...
    533
    0
    0
  • 11 март 2016 - 13:32
    Районда техник караулар башлана
    16 март­та ра­йон­ның авыл ху­җа­лы­гы предп­ри­я­ти­е­лә­рен­дә, оеш­ма-уч­реж­де­ни­е­ләр­дә бул­ган тех­ни­ка­лар­га тех­ник ка­рау­лар баш­ла­на. Авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се җи­теш­те­рү­че ху­җа­лык­лар ара­сын­да бе­рен­че тех­ник ка­рау­лар 21 март­та "Сар­ман" аг­ро­фир­ма­сын­да уза­чак, "Җә­лил" аг­ро­фир­ма­сын­да алар - 24, "Нөр­кәй" аг­ро­фир­ма­сын­да 28 март­ка план­лаш­ты­рыл­ды. Шуны да әй­тер­гә ки­рәк, ка­гый­дә­ләр бу­ен­ча ма­ши­на­ның ОСА­ГО ими­ни­ят по­ли­сы тех­ник ка­рау үт­кән­че күр­сә­те­лер­гә...
    714
    0
    0
  • 11 март 2016 - 13:20
    Кара каргалар Сарманны сагынып кайтканнар
    Шушы көннәрдә кара каргалар күренә башлады. Шул уңайдан алар белән бәйле сынамышларны искә төшереп китәбез. 1. Әгәр дә кара карга ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга була. 2. Кара каргалар иске ояларына кайтсалар, язгы ташкын суы берьюлы китәчәк. 3. Кара карга кайтса, бер айдан кар эреп бетер. 4. Алар уйнаса...
    664
    0
    0
  • 11 март 2016 - 13:10
    Матбугат үзәгеннән көн рецепты – французча йомырка тәбәсе
    Сезгә французча йомырка тәбәсе рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 5 данә; - каймак - 1 стакан; - тәмләткечләр, тоз - тәм буенча. Каймакны майсыз кайнар табага салабыз. Аның сыеклыгы парга әйләнгәнче көтәбез, аннары йомырка салабыз, тозлыйбыз, борычлыйбыз һәм табаны каплыйбыз. Газны сүндерәбез һәм ризыкның бераз суынганын...
    557
    0
    0
  • 11 март 2016 - 10:50
    Сарман кияүләре әбиләрен коймак ашарга чакыра
    11 март - Май чабуның (Масленица) бишенче көне. Ул "Әби коймагы" көне дип тә атала. Бу көнне әбиләр (хатынның әнисе турында сүз бара) кызларына коймак ашарга киләләр. Ул үзе белән туганнарын да алып килә ала. Коймакны, гадәт буенча, яшь хуҗабикә пешерә, аның әнисе ризыкны мактарга тиеш, ә кияү кеше кунакларга...
    522
    0
    0
  • 11 март 2016 - 10:01
    Иске Имән командасы волейбол ярышларында Кубок отты
    Бәйрәм ялларында Иске Имән авыл җирлегендә волейбол ярышлары үтте. Киеренке уеннарда хуҗалар командасы Кубокка ия булды.
    503
    0
    0
  • 11 март 2016 - 09:08
    Җәлилдән Сәидә Шәйхулова "Яз гүзәле" конкурсында җиңде
    Безнең "Яз гүзәле" конкурсы ахырына якынлашты. Анда Җәлил поселогыннан Сәидә Шәйхулова җиңде. Җиңүчене редакциядә көтәбез. Шуны билгеләп үтик, Сарманнан Айсылу Хафизова үз теләге белән конкурстан чыкты. Ул җиңүченең балалар арасында гына билгеләнүен теләде. Ә без "+" лар кую туктатылганда булган күрсәткечләрнең скриншотларын тәкъдим итәбез.
    466
    0
    0
  • 11 март 2016 - 08:27
    Ләкелеләр Сарманда концерт күрсәтә
    Бүген район мәдәният йортында Ләке мәдәният йорты һәм авыл үзешчәннәре концерты үтәчәк. Ул "Безнең ил - җырлап яшәр җир" дип аталачак. Башлану вакыты - 19.00 сәгать. Билет бәясе - сум.
    640
    0
    0
  • 11 март 2016 - 08:02
    Хәбәрләр 10 март
    5,6 март көннәрендә район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2016" XVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры утте . Анда Сарман, Зәй һәм Түбән Кама районнары һәм шәһәрләренең яшь талантлары катнашты. 5 яшьтән алып 21 яшькә тикле булган яшьлэр - "Хореография", ""Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" һәм "Конферанс" номинацияләре буенча үзара көч...
    840
    0
    0
  • 11 март 2016 - 07:26
    Матбугат үзәгеннән көн рецепты – диңгез продуктларыннан пылау
    Сезгә диңгез продуктларыннан пылау рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - дөге - 500 грамм; - диңгез продуктлары - 1 килограмм; - шампиньоннар - 8 данә; - кишер - 3 данә; - башлы суган - 1 данә; - киптерелгән помидорлар, болгар борычы, петрушка, сарымсак, караҗимеш, барбарис, тоз - тәм буенча; -...
    957
    0
    0
  • 11 март 2016 - 05:04
    Сарайлыда Фоат Садриевның "Оҗмах ишеге төбендә" дигән комедиясе күрсәтелде
    Сарайлы мәдәният йортында Фоат Садриевның "Оҗмах ишеге төбендә" дигән комедиясе сәхнәгә куелды. Изаел һәм Тәнзилә Шәймөхәммәтовларның, Мария Шәйдуллинаның, Зөлфия Ильясованың, Айгөл Шәймарданованың уйнаулары авыл халкына бик ошады. Аларның чыгышларын алкышларга күмделәр.
    640
    0
    0
Реклама