САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда техник караулар башлана

16 март­та ра­йон­ның авыл ху­җа­лы­гы предп­ри­я­ти­е­лә­рен­дә, оеш­ма-уч­реж­де­ни­е­ләр­дә бул­ган тех­ни­ка­лар­га тех­ник ка­рау­лар баш­ла­на. Авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се җи­теш­те­рү­че ху­җа­лык­лар ара­сын­да бе­рен­че тех­ник ка­рау­лар 21 март­та "Сар­ман" аг­ро­фир­ма­сын­да уза­чак, "Җә­лил" аг­ро­фир­ма­сын­да алар - 24, "Нөр­кәй" аг­ро­фир­ма­сын­да 28 март­ка план­лаш­ты­рыл­ды. Шуны да әй­тер­гә ки­рәк, ка­гый­дә­ләр бу­ен­ча ма­ши­на­ның ОСА­ГО ими­ни­ят по­ли­сы тех­ник ка­рау үт­кән­че күр­сә­те­лер­гә...

16 март­та ра­йон­ның авыл ху­җа­лы­гы предп­ри­я­ти­е­лә­рен­дә, оеш­ма-уч­реж­де­ни­е­ләр­дә бул­ган тех­ни­ка­лар­га тех­ник ка­рау­лар баш­ла­на.

Авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се җи­теш­те­рү­че ху­җа­лык­лар ара­сын­да бе­рен­че тех­ник ка­рау­лар 21 март­та "Сар­ман" аг­ро­фир­ма­сын­да уза­чак, "Җә­лил" аг­ро­фир­ма­сын­да алар - 24, "Нөр­кәй" аг­ро­фир­ма­сын­да 28 март­ка план­лаш­ты­рыл­ды.

Шуны да әй­тер­гә ки­рәк, ка­гый­дә­ләр бу­ен­ча ма­ши­на­ның ОСА­ГО ими­ни­ят по­ли­сы тех­ник ка­рау үт­кән­че күр­сә­те­лер­гә ти­еш. Ма­ши­на­ның мак­си­маль конст­рук­тив тиз­ле­ге 20 ки­ло­метр­дан арт­ма­ган­да, ОСА­ГО ими­ни­ят по­ли­сы күр­сә­тү та­ләп ител­ми.

Үз­йө­реш­ле ма­ши­на­лар һәм алар­ның ар­ба­ла­ры­на тех­ник ка­рау­лар үт­кә­рү­нең төп үзен­чә­лек­лә­ре:

- За­вод­тан эш­ләп чы­га­ры­лу­ы­на бер ел­дан арт­ма­ган һәм мо­ңар­чы фай­да­ла­ныл­ма­ган яңа ма­ши­на­лар­га тех­ник ка­рау­лар, алар­ның но­мер­ла­рын ча­гыш­ты­рып, тех­ник то­ры­шын тик­шер­ми­чә ге­нә үт­кә­ре­лә. Тех­ник ка­рау­лар, ма­ши­на­ның кай­да тер­кәл­гән бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, дәү­ләт тех­ник кү­зәт­че­ле­ге ор­га­ны ур­наш­кан җир­дә баш­ка­ры­ла.

- Әгәр ма­ши­на кур­кы­ныч­сыз­лык таләп­лә­ре­нә ту­лы­сын­ча җа­вап би­рә дип та­был­са, та­лон уры­ны­на тех­ник ка­рау үт­кән­лек ту­рын­да та­нык­лык би­ре­лә­чәк. Әгәр дә ма­ши­на кур­кы­ныч­сыз­лык та­ләп­лә­ре­нең бе­рәр­се­нә җа­вап бир­ми икән, ул чак­та тех­ник ка­рау үт­кән­лек­кә акт би­ре­лә һәм егер­ме көн эчен­дә ка­бат тех­ник ка­рау­лар уз­ды­ры­ла. Бу ва­кыт­та ма­ши­на­ның акт­та күр­сә­тел­гән па­ра­метр­ла­ры гы­на тик­ше­ре­лә.

Тех­ник ка­рау­лар ва­кы­тын­да шә­хес­не рас­лау­чы до­ку­мент (әгәр тех­ни­ка­ны икен­че ке­ше күр­сәт­сә, ху­җа­сы­ның ыша­ныч язу­ын алып ки­лә), трак­тор­чы-ма­ши­нист та­нык­лы­гы, ма­ши­на­ны тер­кәү ту­рын­да та­нык­лык, ОСА­ГО ими­ни­ят по­ли­сы, тех­ник ка­рау үт­кән­лек­кә та­нык­лык алу өчен дәү­ләт пош­ли­на­сы тү­ләү ту­рын­да кви­тан­ция.

Ра­йон­ның авыл ху­җа­лы­гы предп­ри­я­ти­е­лә­ре, оеш­ма­ла­ры ба­лан­сын­да бул­ган тех­ни­ка­лар, шу­лай ук авыл җир­лек­лә­рен­дә ха­лык­ның шәх­си тех­ни­ка­ла­ры­на тех­ник ка­рау­лар уз­ды­ру­ның гра­фи­гы бул­ды­рыл­ды.

Аль­берт Са­ла­хов, ра­йон дәү­ләт тех­ник кү­зәт­че­лек бү­ле­ге җи­тәк­че­се.

График белән түбәндәге сылтамалар буенча таныша аласыз:

1

2

3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев