САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

Хәбәрләр 10 март

5,6 март көннәрендә район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2016" XVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры утте . Анда Сарман, Зәй һәм Түбән Кама районнары һәм шәһәрләренең яшь талантлары катнашты. 5 яшьтән алып 21 яшькә тикле булган яшьлэр - "Хореография", ""Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" һәм "Конферанс" номинацияләре буенча үзара көч...

5,6 март көннәрендә район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2016" XVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры утте . Анда Сарман, Зәй һәм Түбән Кама районнары һәм шәһәрләренең яшь талантлары катнашты. 5 яшьтән алып 21 яшькә тикле булган яшьлэр - "Хореография", ""Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" һәм "Конферанс" номинацияләре буенча үзара көч сынашты.

Аларга бәяне Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Нэжип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина рәислегендәге жюри бирде. Бәйге киеренке шартларда барды. Шулай да безнекелэр сынатмады. Нәтижәдә безнекелэр 21 призлы урынга лаек булды. Аерым алганда, "Вокал-соло" номинациясендә Сарманнан Рания Зарипова,Әлфиназ Бәдертдинова, Мортамактак Рамилә Хөсәенова, Мортышбаштан Динә Кыямова, Җәлилдән Элина Абдуллина беренче булдылар. Җәлилдән Раяна Массаллимова, Гүзәл Яхудина, Аделина Рожко, Элвина Гыйбадуллина, Диләрә Кәлимуллина, Мортышбаш авылыннан Дилә Кыямова, Нөркәйдән Айрат Хәйруллин икенче урынга лаек булдылар. Өченче урында - Рада Латыйпова. "Вокал ансамбльләр" номинациясендә Сарманнан "Юлдаш" триосы белән Җәлилнең "Импульс" дуэты икенче урынны алды. Өченчедә - Сарманның "Карлыгач" һәм "Шатлык" ансамбльләре. "Хореография" номинациясендә Сарманның "Ясмин" төркеме җиңү яулады. Сарманның "Умырзая" һәм Җәлилнең "Карамель" төркемнәре биючеләре икенче булдылар. "Конферанс" номинациясендә Сарманнан Аделя Аскарова беренче урынга лаек дип табылды. Җәлилдән Эмил Нуриев исә әлеге номинациядә өченче булды. Бәйгенең "Иҗади эзләнүчәнлек һәм җиңүгә омтылыш" дигән махсус призы да булдырылган иде. Аңа Сарманның "Яз" хореография төркеме лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Бүләкләү тантанысында район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты.Фестиваль кояш дискотекасы белән тәмамланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев