САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – диңгез продуктларыннан пылау

Сезгә диңгез продуктларыннан пылау рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - дөге - 500 грамм; - диңгез продуктлары - 1 килограмм; - шампиньоннар - 8 данә; - кишер - 3 данә; - башлы суган - 1 данә; - киптерелгән помидорлар, болгар борычы, петрушка, сарымсак, караҗимеш, барбарис, тоз - тәм буенча; -...

Сезгә диңгез продуктларыннан пылау рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- дөге - 500 грамм;

- диңгез продуктлары - 1 килограмм;

- шампиньоннар - 8 данә;

- кишер - 3 данә;

- башлы суган - 1 данә;

- киптерелгән помидорлар, болгар борычы, петрушка, сарымсак, караҗимеш, барбарис, тоз - тәм буенча;

- чили борычы - ½ данә;

- су - 2 литр.

Суганны уртача зурлыкта турарга, казанда үсемлек маенда алтын төс кергәнче кыздырырга кирәк.

Казанга дөге салыгыз һәм суган белән бергә көчле утта 5 минут кыздырыгыз.

Утны бераз кысыгыз, барбарис, киптерелгән помидорлар, балык өчен хуш исле катнашма салыгыз.

Кишерне чистартыгыз, озын салам формасында кырыгыз һәм, казанның эчендәгесе белән бутап, дөге янына салыгыз. Дөгегә су салыгыз.

Шампиньоннарны юып, зур кисәкләргә турагыз һәм, бутамыйча, казанга өстәгез. Икенче катлам итеп диңгез продуктларын куегыз. Аларның өстенә берничә чистартылмаган сарымсак тырнагы (аннары сытып булсын өчен), караҗимеш, матурлык өчен киптерелгән чия, ачы борыч һәм тоз салыгыз. Каплап, кечкенә утта якынча бер сәгатькә калдырыгыз (дөгенең әзерлеген тикшереп торырга онытмагыз). Табынга куяр алдыннан болгар борычы шакмаклары һәм вак туралган петрушка белән бизәргә була.

Барлыгы 1,5 сәгать вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев