САРМАН
  • Рус Тат
  • 12 май 2014 яңалыклары

    • 12 май 2014 - 12:29
      Мортыштамак мәктәбе укучылары табигатьнең матурлыгын күрә беләләр
      Бүген без "Авылымның гүзәл почмагы" дигән фотоконкурс башлана дип игълан иткән идек. Безнең беренче катнашучыларыбыз - Мортыштамак мәктәбе укучылары. Алар исеменнән фотоларны безгә тугызынчы сыйныф укучысы Лилия Хәмидуллина җибәрде. Мортыштамак мәктәбе укучылары һәм хезмәткәрләре табигатьнең матурлыгын күрә беләләр. Үзегез карагыз! Бу тауларны мәктәп укучылары Колмәт авылы ягына суерлар карарга баргач...
    • 12 май 2014 - 11:48
      Сарманда 9 Майда спорт ярышлары да узды
      9 Майда, Бәйрәм Парады, котлау сүзләре, сугышта үлгәннәрне искә алу, тәкыялар кую һәм концерт программасыннан кала, спорт ярышлары да үтте. Волейбол ярышларында Мортыштамак командасы җиңде, беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы икенче булды, Сарман командасы өченче урынны алды. Көрәштә Сарман гимназиясе командасы җиңү яулады, икенче санлы Җәлил мәктәбе...
    • 12 май 2014 - 11:04
      Яр Чаллы-Сарман юлы ремонтка ябылачак
      Яр Чаллы шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Яр Чаллы-Сарман юлы реконструкциягә ябыла. Ремонтны 1 июньнән 10 октябрьгә кадәр "Татавтадор" җәмгыяте үткәрәчәк. Ремонт вакытына Сидоровка бистәсе-Түбән Суыксу- Мусабай-Завод һәм Татарстан бистәсе-Комсомолец-Новотроицк (М7 трассасы) әйләнеп узу юллары каралган. Шулай ук укыгыз: Яр Чаллы-Сарман трассасында түләүле юл салыначак
    • 12 май 2014 - 10:33
      Сарман районында 379 шәфкать туташы халыкка хезмәт күрсәтә
      Бүген, 12 май, - Бөтендөнья шәфкать туташлары көне. Кызыл Хач тарафыннан бу көн очраклы рәвештә генә сайланмаган. Ул Кырым сугышы вакытында шул чорның беренче шәфкать туташлары хезмәтен оештыручы инглиз хатын-кызы Флоренс Найтингейлның туган көне. Фронтка китүчеләр арасында Никольск монастыренда яшәүче хатын-кызлар да була. Күп кенә рус хатыннары, хәтта Николай II...
    • 12 май 2014 - 09:55
      Мортыштамак мәктәбе бакчасында эшләр гөрләп бара
      "Язның бер көне ел туйдыра", ди халык мәкале. Мортыштамак мәктәбе бакчасында, һәр елдагыча, эшләр гөрләп бара. Укучылар көче белән түтәлләр ясалды, кишер, суган, чөгендер утыртылды. Якын көннәрдә ташкабак, кабак утырту планлаштырыла. Аннары кыяр чәчү, үзләре үстергән помидор рассадаларын ачык һавага чыгару планлаштырыла.
    • 12 май 2014 - 09:01
      Дими Тарлауда Мөнир Галиевка 90 яшь тулды
      Дими Тарлау авылында яшәүче Галиев Мөнир Гали улына 10 майда 90 яшь тулды. Җиңү язын Псков шәһәрендә каршылаган солдат туган якларына бары тик ике елдан соң - 1947нчедә генә әйләнеп кайта. Шат күңелле, җор телле, күзләреннән елмаю гына бөркелеп тора Мөнир аганың. Заманында Кыш Бабай, клоун булып балаларны сөендергән, туйларда...
    • 12 май 2014 - 07:51
      Сарман гимназиясендә экологик дәрес үтте
      12 май - Экологик белем бирү көне. Шунлыктан бүген "Бердәм экологик дәрес" республика экологик агарту акциясе кысаларында районның барлык мәктәпләрендә экологик дәресләр үткәрелде. Сарман гимназиясендә ул биология укытучысы Ләйсән Шамилова җитәкчелегендә "6 В" сыйныфында узды. Ләйсән Хәнифовна укучыларга экологик чисталык, Җир хартиясе, Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләде....
    • 12 май 2014 - 07:24
      Җиңү көнен Җәлилдә дә бик матур бәйрәм иттеләр
      Сарманда узган Бөек Җиңү бәйрәменнән фотоларны карап өлгергәнсездер, хәзер сезгә Җәлил бистәсендә үткән бәйрәмнән дә фотолар тәкъдим итәбез.
    • 12 май 2014 - 06:23
      Чурашта яшәүче Җәннәтеласма апаның олы юбилее үтте
      Апрель аенда Чураш авылында яшәүче Йосыпова Җәннәтеласма апа 95 яшен билгеләп үтте. Аны олы юбилее белән муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Ришат Әхмәтшин, якыннары-туганнары котладылар.
    • 12 май 2014 - 05:30
      Сарманда Бөек Җиңү бәйрәменнән фоторепортаж. Дүртенче өлеш
      Бөек Җиңү бәйрәме фоторепортажының дүртенче өлеше соңгысы булачак. Калган өлешләргә сылтамалар - түбәндә. Беренче өлеш Икенче өлеш Өченче өлеш
    • 12 май 2014 - 05:02
      Районда "Авылымның гүзәл почмагы" дигән фотоконкурс башлана
      "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" чираттагы фотоконкурска старт бирә. Ул "Авылымның гүзәл почмагы" дип атала. Районыбызның матур урыннары төшерелгән фотоларны һәм кыскача язманы (кайсы урын төшерелгән, сез кем, кайдан) sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
    • 12 май 2014 - 03:52
      Сарманда Бөек Җиңү бәйрәменнән фоторепортаж. Өченче өлеш
      Җиңү бәйрәменнән соң берникадәр вакыт үтсә дә, безнең фоторепортажлар дәвам итә. Сезгә аның чираттагы өлешен тәкъдим итәбез. Беренче өлеш Икенче өлеш
    Реклама