САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дими Тарлауда Мөнир Галиевка 90 яшь тулды

Дими Тарлау авылында яшәүче Галиев Мөнир Гали улына 10 майда 90 яшь тулды. Җиңү язын Псков шәһәрендә каршылаган солдат туган якларына бары тик ике елдан соң - 1947нчедә генә әйләнеп кайта. Шат күңелле, җор телле, күзләреннән елмаю гына бөркелеп тора Мөнир аганың. Заманында Кыш Бабай, клоун булып балаларны сөендергән, туйларда...

Дими Тарлау авылында яшәүче Галиев Мөнир Гали улына 10 майда 90 яшь тулды. Җиңү язын Псков шәһәрендә каршылаган солдат туган якларына бары тик ике елдан соң - 1947нчедә генә әйләнеп кайта. Шат күңелле, җор телле, күзләреннән елмаю гына бөркелеп тора Мөнир аганың. Заманында Кыш Бабай, клоун булып балаларны сөендергән, туйларда алыштыргысыз сүз остасы, каз, чәк-чәк бозучы булып йөргән бабай ул. Юбилее белән тәбрикләргә бик күп кунак җыелган иде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева Рәсәй Президенты котлау открыткасын, район башлыгы Нәфис Закировның котлау сүзләрен һәм истәлек бүләген тапшырды, Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов, шәхсән үз исеменнән эчкерсез матур теләкләрен җиткерде. Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина, социаль яклау идарәсе консультанты Рәүфә Фәррахова, тәбрикләргә кайткан балаларның, оныкларның, якыннарының да ветеранга карата хөрмәте зур булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев