САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясендә экологик дәрес үтте

12 май - Экологик белем бирү көне. Шунлыктан бүген "Бердәм экологик дәрес" республика экологик агарту акциясе кысаларында районның барлык мәктәпләрендә экологик дәресләр үткәрелде. Сарман гимназиясендә ул биология укытучысы Ләйсән Шамилова җитәкчелегендә "6 В" сыйныфында узды. Ләйсән Хәнифовна укучыларга экологик чисталык, Җир хартиясе, Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләде....

12 май - Экологик белем бирү көне. Шунлыктан бүген "Бердәм экологик дәрес" республика экологик агарту акциясе кысаларында районның барлык мәктәпләрендә экологик дәресләр үткәрелде. Сарман гимназиясендә ул биология укытучысы Ләйсән Шамилова җитәкчелегендә "6 В" сыйныфында узды. Ләйсән Хәнифовна укучыларга экологик чисталык, Җир хартиясе, Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләде. Район ветеринария берләшмәсе табибы Әлфия Миннәхмәтова экологик сәламәтлек, хайваннардан кешеләргә йога торган авырулар белән таныштырды. Сарман гимназиясе укучысы Элина Зәкиева әйләнә-тирә мохитне саклау буенча башкара торган эшләре турында сөйләде. Соңыннан укучылар экологик темага ясаган плакатлары белән таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев