САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарман районында 379 шәфкать туташы халыкка хезмәт күрсәтә

Бүген, 12 май, - Бөтендөнья шәфкать туташлары көне. Кызыл Хач тарафыннан бу көн очраклы рәвештә генә сайланмаган. Ул Кырым сугышы вакытында шул чорның беренче шәфкать туташлары хезмәтен оештыручы инглиз хатын-кызы Флоренс Найтингейлның туган көне. Фронтка китүчеләр арасында Никольск монастыренда яшәүче хатын-кызлар да була. Күп кенә рус хатыннары, хәтта Николай II...

Бүген, 12 май, - Бөтендөнья шәфкать туташлары көне. Кызыл Хач тарафыннан бу көн очраклы рәвештә генә сайланмаган. Ул Кырым сугышы вакытында шул чорның беренче шәфкать туташлары хезмәтен оештыручы инглиз хатын-кызы Флоренс Найтингейлның туган көне. Фронтка китүчеләр арасында Никольск монастыренда яшәүче хатын-кызлар да була. Күп кенә рус хатыннары, хәтта Николай II нең хатыны белән кызы да госпитальләрдә эшлиләр. Хәер, Россиядә госпитальләрдә яралылар һәм авыруларга хатын-кызлар тарафыннан медицина ярдәме күрсәтү Петр I заманыннан ук яшәп килә һәм аның үлеменнән соң тукталып тора. 1860 елда Лондонда шәфкать туташлары әзерләүче беренче мәктәп ачыла. Әмма шул заманнардан ук иң гуманлы һөнәр ияләре саналган шәфкать туташлары көнен рәсми рәвештә билгеләп үтү 1974 елдан гына гамәлгә кертелә.

Безнең районда халыкка медицина ярдәмен 280 урта, 99 кече шәфкать туташы күрсәтә. Алар авыруларга беренче медицина ярдәме күрсәткәндә, операция өстәле артында һәм башка очракларда табибларның алыштыргысыз ярдәмчеләре. Бәйрәмегез белән, хөрмәтле шәфкать туташлары! Игелекле хезмәтегездә уңышлар, тормыш юлларыгызда бәхет-шатлык кына юлдаш булсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев