САРМАН
  • Рус Тат
  • 11 февраль 2014 яңалыклары

    • 11 февраль 2014 - 12:06
      Ләшәү Тамак авыл җирлегендә редакциянең эше белән кызыксындылар
      Ләшәү Тамак авыл җирлеге - Дүсем (299 кеше), Ләшәү Тамак (232 кеше), Сарайлы (346 кеше) һәм Түбән Ләшәү (115 кеше) авылларын берләштерә. Халыкка өч мәдәният йорты, ике китапханә, ике балалар бакчасы, өч фельдшер-акушерлык пункты, почта, саклык банкы һәм җиде кибет халыкка хезмәт күрсәтә. Территориядә тулы булмаган ике мәктәп бар. Аларда...
      398
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 11:22
      Сарманда "Россиянең чаңгы юллары-2014" узачак
      "Россиянең чаңгы юллары" Сарманга килеп җитте. 16 февральда - якшәмбе көнне "Старт" чаңгы үзәгендә чаңгы ярышлары узачак. Аларда теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана, старт 10:30 сәгатьтә биреләчәк. Ярышларның баш хөкемдары - Булат Әхмәдуллин. Ярышларда катнашучылар үз чаңгылары белән килергә тиешләр. Шулай ук район оешмалары һәм учреждениеләре...
      692
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 10:08
      Сарманлылар авыруларның проблемаларына игътибарлык күрсәтәләр
      11 февральда халыкара Авыру көне билгеләп үтелә. Ул авыру кешеләрнең проблемаларына игътибарны арттырыр өчен үткәрелә. Бу көнне әлеге датага багышланган төрле чаралар уздырыла: акцияләр, концертлар, тематик фильмнар күрсәтү, әңгәмәләр һәм башкалар.
      624
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 09:20
      Яхшы Каран авылында чыккан янгында бер ир-ат мәете табылган
      Кышның аклыгы белән янәшә "кара" яклары да бар. Ягып җылыту сезоны буларак, кызганычка каршы, ул бәла-казалар да китерә. Аларның берсе 8 февраль төнендә Яхшы Каран авылында булды. Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биредә агач йортта янгын чыга. Утны сүндергәннән соң өйнең зал бүлмәсендә 1954 елгы ир-атның үле гәүдәсе табыла. Янгын...
      432
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 08:28
      Иске Кәшер авыл җирлегендә уңай якка үзгәрешләр сизелә
      Иске Кәшер авыл җирлеге алты авылны берләштерә, анда 807 кеше яши. Җирлектә быел күп кенә эшләр башкарылган. Балалар бакчасы бинасының түбәсе ябылган, мәдәният йортына косметик ремонт ясалган, зиратларда чүп җыю өчен ун контейнер кайтарттырылган, Яшьләр авылында электр баганалары һәм чыбыклары алмаштырылган, яңа трансформатор урнаштырылган. Мәктәпләрендә дә уңай якка үзгәрешләр сизелерлек:...
      413
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 07:18
      Сарман районында амнистия буенча өч кеше азат ителгән
      Россия Федерациясе Конституциясенә 20 ел тулу уңаеннан амнистиягә эләгүче хөкем ителгәннәрнең документларын оформить итү бара. Балигъ булмаган балалалы хатын-кызлар, авырлы хатын-кызлар, 55 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атлар, Чернобыль атом электростанциясендә булган авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашканнар, хәрби хезмәттә эшләүчеләр, Россия Федерациясенең эчке эшләр органнары, җинаять-башкарма системасы...
      1261
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 06:32
      Сарманлылар иң матур парны сайлыйлар
      Менә безнең "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" дип исемләнгән фотоконкурсыбыз да тәмамланды. Район халкы анда бик актив катнашты: кемдер фотолар белән кыскача гына мәхәббәт тарихларын җибәрделәр, кемнәрдер ошаган парларга комментарийлар яздылар. Хәзердән инде тавыш бирү башлана. Әйткәнебезчә, ул ике төркемдә барачак, иң күп тавыш җыйган пар җиңүче булачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча...
      452
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 05:48
      Нөркәй авыл җирлегендә халык җыеннары үтте
      10 февральда Нөркәй авыл җирлегендә халык җыеннары үтте. 2013 елда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар буенча җирлек рәисе Әлфия Шәрәфетдинова чыкты. "Нөркәй" агрофирмасы эшчәнлеге белән аның генераль директоры Азат Нәҗметдинов таныштырды. Районның иҗтимагый-икътисади хәле турындагы докладны муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров ясады. Ул Нөркәй авыл җирлеге эшчәнлегенә югары бәясен бирде,...
      599
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 04:56
      Петровка Завод мәктәбендә студентлар белән очрашу бик күңелле узды
      8 февральда Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Чыгарылышлар белән очрашу кичәсе" узды. Мәктәпне тәмамлап, уку йортларына кергән студентлар андагы уку шартлары, беренче көннәрне булган дулкынлануры, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр. Алар югары сыйныф укучыларына үзләренең киңәшләрен бирделәр. Рәхмәтле укучылар студентларга "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" күрсәттеләр, "Безнең кадерле һәм яраткан...
      535
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 04:12
      Сарманнан Мортазиннар гаиләсе – фотоконкурсның соңгы катнашучылары
      Сарманда яшәүче Гомәр һәм Ләйсән Мортазиннар 2008 елда егет армиядән кайткач танышалар. Ике ел ярым очрашканнан соң алар 2010 елда туй уйнаталар. 2013 елның язында мәхәббәт җимешләре - Язгөл дөньяга килә. Сүз уңаеннан Мортазиннар гаиләсе - "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" фотоконкурсының соңгы катнашучылары. Бүгеннән тавыш бирү башлана.
      478
      0
      0
    Реклама