САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Кәшер авыл җирлегендә уңай якка үзгәрешләр сизелә

Иске Кәшер авыл җирлеге алты авылны берләштерә, анда 807 кеше яши. Җирлектә быел күп кенә эшләр башкарылган. Балалар бакчасы бинасының түбәсе ябылган, мәдәният йортына косметик ремонт ясалган, зиратларда чүп җыю өчен ун контейнер кайтарттырылган, Яшьләр авылында электр баганалары һәм чыбыклары алмаштырылган, яңа трансформатор урнаштырылган. Мәктәпләрендә дә уңай якка үзгәрешләр сизелерлек:...

Иске Кәшер авыл җирлеге алты авылны берләштерә, анда 807 кеше яши. Җирлектә быел күп кенә эшләр башкарылган. Балалар бакчасы бинасының түбәсе ябылган, мәдәният йортына косметик ремонт ясалган, зиратларда чүп җыю өчен ун контейнер кайтарттырылган, Яшьләр авылында электр баганалары һәм чыбыклары алмаштырылган, яңа трансформатор урнаштырылган.

Мәктәпләрендә дә уңай якка үзгәрешләр сизелерлек: тамбуры МДФ белән тышланган, идәнгә линолеум җәелгән, кырыклап тәрәзә алыштырылган, унбиш комплект чаңгы, волейбол, баскетбол, футбол формалары, туплар, суыткыч кайтарттырылган, җылы туалет эшли башлаган.

- Чыннан да балалар өчен мондый туалетлар бик кирәк икән ул, - ди Иске Кәшер урта мәктәбе директоры Дамир Курмашев. - Безнең балалар спортны бик яраталар. Җәй буе футбол уйныйлар. Аллаһ бирса, быел алар өчен спорт мәйданчыгы кайтырга тиеш. Мәгариф бүлеге һәм хакимият ярдәмен тоеп яшибез. Мәктәбебездә эшләрне һәрдаим барлап, безгә булышып торалар.

2012 елда авыл халкы һәм спонсорлар ярдәме белән Урта Кәшер авылында мәчеткә нигез салынган, 2013 елда стеналары күтәрелгән. Авыл халкы түбәсен ябарга һәм тәрәзәләр куярга әзрәк матди ярдәм кирәклеген белдерде. Бу үтенеч белән алар "Татнефть" җәмгыятенә мөрәҗәгать итәргә ниятлиләр.

Авыл халкы тырышып, булдырабыз дип яши, бер урында туктап калмый. "Алга таба да максатчан эш алып барылыр", - дип тәмамлады үзенең чыгышын җирлек башлыгы Рөстәм Минхаҗев.

Шулай ук укыгыз:

Нөркәй авыл җирлегендә халык җыеннары үтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев