САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ләшәү Тамак авыл җирлегендә редакциянең эше белән кызыксындылар

Ләшәү Тамак авыл җирлеге - Дүсем (299 кеше), Ләшәү Тамак (232 кеше), Сарайлы (346 кеше) һәм Түбән Ләшәү (115 кеше) авылларын берләштерә. Халыкка өч мәдәният йорты, ике китапханә, ике балалар бакчасы, өч фельдшер-акушерлык пункты, почта, саклык банкы һәм җиде кибет халыкка хезмәт күрсәтә. Территориядә тулы булмаган ике мәктәп бар. Аларда...

Ләшәү Тамак авыл җирлеге - Дүсем (299 кеше), Ләшәү Тамак (232 кеше), Сарайлы (346 кеше) һәм Түбән Ләшәү (115 кеше) авылларын берләштерә. Халыкка өч мәдәният йорты, ике китапханә, ике балалар бакчасы, өч фельдшер-акушерлык пункты, почта, саклык банкы һәм җиде кибет халыкка хезмәт күрсәтә. Территориядә тулы булмаган ике мәктәп бар. Аларда 80 бала укый.

Булдыра алган кадәр авылларны төзек, матур тотарга тырышалар. Урам утлары арттырылган, Сарайлы авылы урамына мәктәпкә кадәр 500 метр асфальт юл салынган, Ләшәү Тамак мәктәбе җылы санитария үзәге белән тәэмин ителгән. Үзара салым акчаларын җыю 73 процентка үтәлгән. Пай җирләре өчен икешәр центнер арпа, бер капчык он бирелгән.

Авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыйров авыл имам-хатыйбларының эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Авылдагы проблемаларны чишкәндә алар үзләренең акыллы киңәшләре белән киләләр, зиратларны чистарту өмәләрен дә үзләре башлап йөриләр, гомумән, мәчет өчен, авыл өчен зур көч куялар.

Дүсем авылында су линияларын алыштыру планлаштырыла, Кутуй һәм Совет урамнарын тоташтыручы күперне ремонтлау һәм Сарайлы клубының түбәсен ябу да күздә тотыла.

Вәсимә Шакирҗанова һәм Гөлдания Вәлиева мәдәният өлкәсендә күп еллык тырыш хезмәтләре, авыл җирлегенең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашканары өчен район башлыгы Нәфис Закировның рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бу җирлектә безнең редакциягә "узган елга кадәр ветераннарга бирелгән некрологлар бушлай чыга иде, нишләп ул хәзер түләүлегә әйләнде?" - дигән сорау яңгырады.

Җавап: "Татмедиа" раслаган прайс буенча барлык котлаулар, некрологлар, рәхмәт сүзләре һәм реклама хезмәте - түләүле. Без ветераннарга бары тик ташламалар гына ясый алабыз.

Шулай ук укыгыз:

Иске Кәшер авыл җирлегендә уңай якка үзгәрешләр сизелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев