Сарманда "Россиянең чаңгы юллары-2014" узачак

"Россиянең чаңгы юллары" Сарманга килеп җитте. 16 февральда - якшәмбе көнне "Старт" чаңгы үзәгендә чаңгы ярышлары узачак. Аларда теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана, старт 10:30 сәгатьтә биреләчәк. Ярышларның баш хөкемдары - Булат Әхмәдуллин. Ярышларда катнашучылар үз чаңгылары белән килергә тиешләр. Шулай ук район оешмалары һәм учреждениеләре...

"Россиянең чаңгы юллары" Сарманга килеп җитте. 16 февральда - якшәмбе көнне "Старт" чаңгы үзәгендә чаңгы ярышлары узачак. Аларда теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана, старт 10:30 сәгатьтә биреләчәк. Ярышларның баш хөкемдары - Булат Әхмәдуллин.

Ярышларда катнашучылар үз чаңгылары белән килергә тиешләр. Шулай ук район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре арасында бер километрга VIP узыш булачак (ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым бүләкләнәчәкләр).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: