22 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Саклаубашта "Бас гармун телләренә..." бәйгесе үтәчәк
24 гыйнварда Саклаубаш авылы мәдәният йортында "Бас гармун телләренә..." гармунчыларның һәм халык уен коралларында уйнаучыларның I район бәйгесе уздырыла. Башлану вакыты - 18:00 сәгать.
-
Районның бер кибетендә кеше хокукларын бозалар
"Беркөнне Җәлилнең "ЭССЕН" кибетеннән чыгып барганда, сакчы хатын мине туктатып, пакетларымны тикшерде һәм консерва, краб ите урлауда гаепләде. "Алмадым мин бернәрсә дә, әйдәгез, видеоязмаларыгызны карап чыгыйк", - дигәнгә дә җавап кайтармады, ышанмыйча, озак интектереп торды. Бу кибеттә, гомумән, мондый краб ите юк икәнен белгәч кенә җибәрде һәм, "башка вакытта тагын...
-
Район участковые Фәнис Әюпов премия белән бүләкләнде
Исегездә булса, узган елның декабрендә Күтәмәле авылында район халкын шаккаттырган вакыйга булган иде. Кыскача гына әйткәндә, балигъ булмаган җинаятьчене участковый Фәнис Әюпов кына, корал кулланып, туктатып калган иде. Тикшерү күрсәткәнчә, полиция хезмәткәренең корал куллануы урынлы булган. Үз эшен намуслы башкарган һәм профессиналлык күрсәткән өчен Фәнис Әюпов Татарстан Республикасы Эчке эшләр...
-
Җәлил кызчыклары конкурсны ачып җибәрделәр
Сарман районы халкы тиз дә отып ала инде. Әле кичә генә без "Иң матур игезәкләр" конкурсы старт ала дип игълан иткән идек. Бүген инде без конкурсны ачык дип игълан итәбез. Каршы алыгыз, беренче катнашучылар - Җәлил бистәсеннән Алина һәм Аделина Хәмитовалар. Аларга сигез яшь.
-
Сарман районы тыныч булса да, төрле хәлләр килеп чыга
15 гыйнварда Россия Федерациясенең тикшерү комитеты оешуга өч ел булды. Ул - хокук саклау органнары арасында иң яше. 2012 елның 22 мартында мондый оешма Азнакай шәһәрендә дә булдырылды. Ул Азнакай, Ютазы, Мөслим һәм Сарман районнарына - 144 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә тугыз хезмәткәрдән торган тикшерү бүлеген юстиция...
-
Сарман умартачылары бушка курслар үтә алалар
Татарстан агробизнес буенча кадрлар хәзерләү институты 27 гыйнвардан умартачыларны һәм һәвәскәрләрне укыту буенча ун көнлек түләүсез курслар оештыра. Белешмәләр өчен телефон: 2-49-43.
-
Сарманлыларның бәрәңгесе яхшы сакланган
Заман белән бергә кешеләрнең ихтыяҗлары да үзгәрә. Хәзер халык чит илләрдән кергән банан, мандариннарны үзебездә үскән яшелчә, җимешләргә караганда күбрәк ашыйдыр, мөгаен. Без бәләкәй чаклардагы көлдә пешкән бәрәңгеләрне дә сагынып сөйләргә генә кала бугай. Аның утын ягыла торган мичләре дә бик сирәк өйләрдә генә калды бит инде. Бәрәңге, дигәннән, ул...