Район участковые Фәнис Әюпов премия белән бүләкләнде
Исегездә булса, узган елның декабрендә Күтәмәле авылында район халкын шаккаттырган вакыйга булган иде. Кыскача гына әйткәндә, балигъ булмаган җинаятьчене участковый Фәнис Әюпов кына, корал кулланып, туктатып калган иде. Тикшерү күрсәткәнчә, полиция хезмәткәренең корал куллануы урынлы булган. Үз эшен намуслы башкарган һәм профессиналлык күрсәткән өчен Фәнис Әюпов Татарстан Республикасы Эчке эшләр...
Исегездә булса, узган елның декабрендә Күтәмәле авылында район халкын шаккаттырган вакыйга булган иде. Кыскача гына әйткәндә, балигъ булмаган җинаятьчене участковый Фәнис Әюпов кына, корал кулланып, туктатып калган иде. Тикшерү күрсәткәнчә, полиция хезмәткәренең корал куллануы урынлы булган. Үз эшен намуслы башкарган һәм профессиналлык күрсәткән өчен Фәнис Әюпов Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге министры карары буенча акчалата премия белән бүләкләнде.
Полиция хезмәткәренә һөҗүм итү буенча җинаять эше үсмернең яше җитмәү сәбәпле туктатылды. Кыйналган укытучы гариза язудан бөтенләй баш тартты.
Шулай ук укыгыз:
В Сармановском районе наградили участкового, обезвредившего пьяного подростка с топором
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев