САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районның бер кибетендә кеше хокукларын бозалар

"Бер­көн­не Җә­лил­нең "ЭС­СЕН" ки­бе­тен­нән чы­гып бар­ган­да, сак­чы ха­тын ми­не тук­та­тып, па­кет­ла­рым­ны тик­шер­де һәм кон­сер­ва, краб ите ур­лау­да га­еп­лә­де. "Ал­ма­дым мин бернәр­сә дә, әй­дә­гез, ви­део­яз­ма­ла­ры­гыз­ны ка­рап чы­гыйк", - ди­гән­гә дә җа­вап кай­тар­ма­ды, ышан­мый­ча, озак ин­тек­те­реп тор­ды. Бу ки­бет­тә, го­му­мән, мон­дый краб ите юк икә­нен бел­гәч ке­нә җи­бәр­де һәм, "баш­ка ва­кыт­та та­гын...

"Бер­көн­не Җә­лил­нең "ЭС­СЕН" ки­бе­тен­нән чы­гып бар­ган­да, сак­чы ха­тын ми­не тук­та­тып, па­кет­ла­рым­ны тик­шер­де һәм кон­сер­ва, краб ите ур­лау­да га­еп­лә­де. "Ал­ма­дым мин бернәр­сә дә, әй­дә­гез, ви­део­яз­ма­ла­ры­гыз­ны ка­рап чы­гыйк", - ди­гән­гә дә җа­вап кай­тар­ма­ды, ышан­мый­ча, озак ин­тек­те­реп тор­ды. Бу ки­бет­тә, го­му­мән, мон­дый краб ите юк икә­нен бел­гәч ке­нә җи­бәр­де һәм, "баш­ка ва­кыт­та та­гын да зур­рак па­кет алып ке­ре­гез", - дип, дор­фа гы­на оза­тып кал­ды.

Бу оч­рак­та мин нәр­сә эш­ли ала идем, ми­нем нин­ди хо­кук­ла­рым бар? Рәмилә".

Со­рау­га Дәү­ләт ал­ко­голь инс­пек­ци­я­се­нең Тү­бән Ка­ма тер­ри­то­ри­аль бү­ле­ге­нең эч­ке ба­за­р ү­се­ше һәм аны көй­ләү бү­ле­ге кон­суль­тан­ты Ев­ге­ния Чер­но­ва җа­вап бир­де.

- Әгәр дә ки­бет­тән чык­кан­да, шу­шын­дый хәл­гә та­ры­са­гыз, юга­лып кал­ма­гыз. Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Конс­ти­ту­ци­я­се­нең 22 мат­дә­се бу­ен­ча һәр­кем­нең ирек­кә һәм шәх­си ка­гыл­гы­сыз­лык­ка хо­ку­кы га­ран­ти­я­лә­нә. Сак­чы­ның да, ки­бет­тә­ге баш­ка хез­мәт­кәр­нең дә сез­нең шәх­си әй­бер­лә­ре­гез­не тик­ше­рер­гә хо­кук­ла­ры юк. Алар ба­ры тик сум­ка­гыз­ны күр­сә­тү­не ге­нә со­рый ала­лар. Ә күр­сә­тә­сез­ме сез, юк­мы, ул - сез­нең эше­гез. Чөн­ки сез­нең шәх­си әй­бер­ләр­не по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре ге­нә ка­рый ала (ике пү­нә­тәй кар­шын­да һәм беркетмә тө­зеп, Ад­ми­нист­ра­тив хо­кук бо­зу­лар ту­рын­да ко­декс­ның 27.7 мат­дә­се).

Ви­део­яз­ма­лар­да ур­лау мо­мен­ты яки маг­нит­лы чы­гу уры­нын­нан үт­кән­дә сиг­нал бул­ган оч­рак­та гы­на ки­бет­тә эш­ләү­че­ләр­нең сез­не по­ли­ция хез­мәт­кәр­ле кил­гән­че тот­кар­лар­га хак­ла­ры бар. Үз­лә­ре сез­нең сум­ка­гыз­да­гы әй­бер­лә­ре­гез­не ка­рый баш­ла­са­лар, үзе­гез по­ли­ция ча­кыр­та ала­сыз. Чөн­ки бу оч­рак­та сез­нең хо­кук­ла­ры­гыз бо­зы­ла.

Шулай ук кибеткә кергәндә, әйберләрегезне калдырырга кушсалар да, дөрес түгел. Чөнки вак­лап са­ту­ны оеш­ты­ру ту­рын­да­гы ка­рар бу­ен­ча, ки­бет­кә кер­гән­дә, сум­ка­лар­ны кал­ды­рыр­га мәҗ­бүр итү кат­гый рә­веш­тә ты­е­ла. Ки­бет­тә­ге сак­лау тарт­ма­ла­ры са­тып алу­чы­лар­ның "шо­пинг"­ла­ры уңай­лы үт­сен­гә ку­ел­ган.

P.S. Мон­дый ту­пас хез­мәт­кәр­ләр бе­лән ара­лаш­кан­нан соң, фи­кер­ләр һәм тәкъ­дим­нәр ки­та­бы­на ти­еш­ле яз­ма кал­ды­рыр­га оныт­ма­гыз.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, хокукларыгыз бозылган очракта, редакциягә язып җибәрегез. Шулай ук sarman-rt.ru сайтында һәм vk.com/sarmanda социаль челтәрендә калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев