Сарман районы тыныч булса да, төрле хәлләр килеп чыга
15 гыйнварда Россия Федерациясенең тикшерү комитеты оешуга өч ел булды. Ул - хокук саклау органнары арасында иң яше. 2012 елның 22 мартында мондый оешма Азнакай шәһәрендә дә булдырылды. Ул Азнакай, Ютазы, Мөслим һәм Сарман районнарына - 144 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә тугыз хезмәткәрдән торган тикшерү бүлеген юстиция...
15 гыйнварда Россия Федерациясенең тикшерү комитеты оешуга өч ел булды. Ул - хокук саклау органнары арасында иң яше. 2012 елның 22 мартында мондый оешма Азнакай шәһәрендә дә булдырылды. Ул Азнакай, Ютазы, Мөслим һәм Сарман районнарына - 144 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.
Бүгенге көндә тугыз хезмәткәрдән торган тикшерү бүлеген юстиция подполковнигы Азат Сәетколов җитәкли. Аның кул астында урынбасары Илмир Гәрәев, өлкән ярдәмче Илдар Зәйнуллин, ярдәмче Айгөл Сәйфиева, тикшерүче-криминалист Ренат Вәлитов, аеруча мөһим эшләр тикшерүче Раил Газетдинов, өлкән тикшерүче Рушан Алиуллов, тикшерүче Фәрит Насибуллин һәм эш башкаручылар Ләйсәнә Зыятдинова белән Илнар Гыймаев эшлиләр.
Тикшерү комитетының төп бурычы - үз вакытында сыйфатлы итеп җинаять эшләрен ачыклау, тикшерү вакытында закон үтәлүен тәэмин итү, кеше хокукларын саклау.
Комитет эшләү дәверендә 122 җинаять эше караган. Шуларның 23 е - үтерү, 3 се - көчләү, 8 е - коррупция буенча.
"Безнең карамактагы башка районнар белән чагыштырганда, Сарман - иң тыныч район. Шулай да, җинаятьләр эшләнеп тора, - диләр тикшерүчеләр. Кайбер җинаятьләр хәтта республика күләмендә дә зур җинаятьләрдән санала".
Шуның берсе 2012 елның 31 декабрендә Җәлил бистәсендә була. Галия (исемнәр үзгәртеп бирелә) гаиләсе белән Яңа ел каршыларга табын әзерләп, кунаклар чакыра. Бәйрәмне каршылаганнан соң, аларга тагын танышлары һәм дуслары киләләр. Бераз утыргач, кунаклар арасында ызгыш чыга, һәм барысы да Марат белән Лилиядән китүләрен сорыйлар. Тегеләр китәргә мәҗбүр булалар. Ишек янында басып торган Гөлназга Марат начар сүзләр әйтеп чыгып китә. Моны Гөлназның егете Дамир ишетеп ала һәм, Марат артыннан чыгып, пычрак сүзләр белән кычкыра, тегесе аңа пычак белән кадый. Дамир өйгә кереп егыла, Марат аның артыннан кереп, Гөлназны һәм тагын өч кунакны җәрәхәтләргә өлгерә. Көч-хәл белән Маратны идәнгә егып салып, кулыннан пычагын алалар. Полиция хезмәткәрләре чакыралар, зыян күрүчеләрне хастаханәгә озаталар. Яшәү өчен мөһим булган органнары җәрәхәтләнү сәбәпле, Дамир хастаханәдә үлә.
Бу җинаять буенча тикшерү эшләре җиде айдан артык барды, чөнки, гаепләнүче үз гаебен танымады.
Сарман районы суды карары белән Марат 17 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Узган елның июнендә Петровка Завод авылында Наил белән Илнур очрашып, спиртлы эчемлекләр эчәләр. Кинәттән алар арасында бәхәс чыга. Наил йортта булган металл кисәү агачы белән коралланып, Илнурның башына унсигез тапкыр, аркасына бер тапкыр суга. Аннан күршеләренә кереп: "Мин бер кешене үтердем, тагын берсен үтерәсе калды", - дип йөри. Ул вакытта аның кулларында Илнурның чалбары була. Күршесе югалып калмый, исерекне куып чыгарып, үзләренең участок уполномоченныена шалтырата. Күпмедер вакыттан соң полиция хезмәткәрләре Наилне юл кырыендагы чокырда табалар һәм аңлатма бирергә полиция бүлегенә алып китәләр.
Сарман районы суды карары белән Наилгә иреген чикләмичә каты режимлы төзәтү колониясендә тотылу шарты белән, 11 елга ирегеннән мәхрүм ителү рәвешендә җәза бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев