2 нче ноябрь көнне Сарманның үзәк базарында бәйрәм ярминкәсе гөрләде.
Агрофирмалар, авыл җирлекләре, «Весна» җәмгыяте, хәзерләүләр конторасы, район үзәге мәктәпләре, балалар бакчалары, аерым эшмәкәрләр халыкка үзләрендә җитештерелгән, үзләре әзерләгән авыл хуҗалыгы продуктларын - итен-сөтен, казын-үрдәген, балын-маен, бәрәңге, кәбестә, кишер һәм башка төр яшелчәләрне, камыр ризыкларын һәм башкаларны тәкъдим иттеләр. Оста...