САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Исламның ни гаебе бар?

Тыныч тормышта яшәсәк тә, республика шәһәрләрендә әледән-әле атыш-үтерешләр булгалап тора. Менә Корбан бәйрәме алдыннан да Казанның Химиклар урамындагы бер фатирда террорчылар шартлату оештырырга әзерләнгәннәр, дип яздылар һәм сөйләделәр. Бу турыда алдан белеп алган Федераль куркынычсызлык хезмәте фатирга һөҗүм итеп, ике террорчыны үтергән. Аларның берсенең шәһит билбавын шартлатуын күреп, һәм аны...

Тыныч тормышта яшәсәк тә, республика шәһәрләрендә әледән-әле атыш-үтерешләр булгалап тора. Менә Корбан бәйрәме алдыннан да Казанның Химиклар урамындагы бер фатирда террорчылар шартлату оештырырга әзерләнгәннәр, дип яздылар һәм сөйләделәр. Бу турыда алдан белеп алган Федераль куркынычсызлык хезмәте фатирга һөҗүм итеп, ике террорчыны үтергән. Аларның берсенең шәһит билбавын шартлатуын күреп, һәм аны гәүдәсе белән каплап, ФСБның бер хезмәткәре һәлак булган. Мондый террорлык актлары турында безнең газета укучылар ни уйлый? Аларның фикерләрен белергә теләп, сораштыру үткәреп алдык.

Ирек, Сарман авылы:
- Мин бу вакыйганы, кайберәүләр кебек, исламга каршы эшләнгән адым, дип бәяләмим. Кемнәрнеңдер пычрак, криминал эшләре бу, минемчә. Исламның кемгә нинди зыяны тигәне бар? Ник аңа кемдер каршы чыгарга тиеш? Сүз дә юк, исламның җиңүенә эчләре пошучылар, безгә авыр булмасмы, диючеләр да юк түгелдер. Шулай да Казандагы бу соңгы вакыйганың исламга бер катышы да юк, дип уйлыйм.
Гөлфия, Сарман авылы:
- Андый вакыйгалар турында ишеткәч, берара курку биләп ала: Казанда оныклар укый. Аллаһы барчабызны да андый явыз бәндәләрдән сакласын. Бездә моңарчы мондый хәлләрнең булганы юк иде бит. Мөселман халкына бигрәк тә ят нәрсәләр инде. Андый вакыйгаларның шаһиты булу түгел, ишетү дә куркыта - никадәр стресс кеше өчен. Бәлки, кемдер шулай кешеләрне куркытып яшәүдән рәхәт табадыр. Бу инде - нормаль кеше эше түгел. Безгә барыбызга да уяу булырга, шикле кешеләр күренсә, хокук, тәртип саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.
Рәшит, Җәлил поселогы:
- Ул вакыйга турында матбугатта да, телевидениедә дә төрле фикерләр яңгырады. Республика газеталарының берсендә ТР Фәннәр академиясенең тарих институты директоры Рафаэль Хәкимовның да аны террор дип санамавы турындагы сүзләрен укыган идем. "Криминал өчен утырган җинаятьчеләрнең күбесе бүген иреккә чыгып, үз эшләрен дәвам итәләр, монда идеология бернинди роль уйнамый", - ди ул. Шулай булгач, нәрсәне дә булса ислам диненә каршы ният белән эшләнә дигән нәтиҗә ясаганчы, яхшылап тикшерергә кирәк. Билгеле, атыш-үтерешләр нинди максат белән эшләнсә дә, аннан бары зыян гына килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев